Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2024 14:13

Минем әни - иң булганы

Мин - Әлмәт шәһәренең Мирза Таһиров исемендәге лицейның беренче сыйныф укучысы. Без гаиләдә өч бала, өч кыз.

Минем исемем – Ралина, сеңелләрем - Рания, Ралия. Бу мәктәптә укуым белән мин бик бәхетле.  Мәктәптә бик күп түгәрәкләр эшли: “Яшь эколог”, ”Зирәк математик” спорт  түгәрәге дисеңме, музыка мәктәбе. Кыскасы, төнгә кадәр мәктәп эшли. Ә конкурсларга килгәндә, алар әйтеп бетергесез күп. Мин шуларның барсында да катнашырга тырышам . Җырлыйм, шигырь сөйлим, биим. Ин көтеп алганым - скрипкада уйнау.

Мин сезгә яңа гына безнең башлангыч сыйныфлар өчен булган “Минем әнием -иң булганы “дип исемләнгән гаилә бәйрәме  турында язасым килә. Минем сыйныф җитәкчем Ильсия Ильдаровна Гыймадиева алып барды аны. Мин укытучы апамның баянда уйнап җырлаганын белми идем әле. Бик матур җырлый ул. Бәйрәмдә тәмле милли ризык пешердек, яраткан шөгыль турында сөйләдек. Соңыннан әнием белән “Нәрсә соң ул бәхет?” җырын җырладым. Милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш үрнәгендә,татар җанлы, татар рухлы бу бәйрәм безнең күңелдә бик озак сакланыр.  Мин барлык гаиләләргә бәхетле тигез гомер телим.