«Минем балам татарча сөйләшә»
25 февральдә Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасында «Минем балам татарча сөйләшә» бәйгенең йомгаклау өлеше узды.
Анда катнашкан һәр гаилә, һәр бала мактау һәм хөрмәткә лаек. Милли киемнәрдән киенгән әти-әниләр, балалар берсеннән-берсе оста һәм матур итеп татарча риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, әкиятләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Милли ризыклар пешерү, милли бәйрәмнәр турында сөйләделәр.
104 нче балалар бакчасыннан Минһаҗева Сәминә беренче булып чыгыш ясады. Бала тугач та үти торган исем кушу йоласын күрсәтте бу матур гаилә. Аннары Сәминә әнисе өйрәткән бишек җырын жырлады.
Әкиятләр яратып балаларына укып кына калмыйча үзләре иҗат итүче гаиләләр дә бар икән. 1 нче балалар бакчасыннан Газизова Ләйсән ташбака турында әтисе белән язган әкиятен сөйләсә, 5 нче балалар бакчасыннан Валива Әминә гөбәдиядәге ашамлыклар турында әбисе белән язган әкиятен укыды.
Тукай районы «Ак каен» балалар бакчасыннан Харисов Илназ белән Харисова Алинә сөйләгән «Зөһрә кыз» риваятен килгән кунаклар карап хозурланды. 100 нче балалар бакчасыннан килгән Гатауллина Диләрә оста итеп мәсәл сөйләп, үзен чын татар кызы итеп күрсәтте.
128 балалар бакчасыннан Аюпов Айдан әтисе белән татар халык җыры «Суда, суда» ны гармун моңына кушып ишеттерде. 54 балалар бакчасыннан Зәкиевлар гаиләсе дә күңелләргә рәхәт өстәп, әтиләре уйнап, гаиләләре белән гармунга кушылып җырладылар.
Әлеге искиткеч матур чарада 35 балалар бакчасыннан Баянова Сәфинә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы әтисенә язган хатны укып, андагы егетләрнең исән- сау әйләнеп кайтуларын теләп дога укыды.
«Шатлык» балалар бакчасы җитәкчесе Илүсә Гамманова, бәйгедә катнашкан гаиләләргә, балаларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбиячеләргә рәхмәт белдерде. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да хуплады. «Татар телен камил белгән бу балаларның киләчәге матур булыр. Алар арасыннан язучылар, җырчылар, журналист һәм башка һөнәр ияләре чыгар. Балалар белән вакытыгызны үткәрергә җәлләмәгез», – диде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина: «Бу бәйгенең киләчәкге дәвамлы, Республика күләмендә булсын!» , – дип теләде.
Бәйгедә катнашкан һәр балага диплом һәм бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең тагын бер иганәчесе шәхси эшмәкәр Минзарипов Радик Вазихович гаиләләргә тәмле күчтәнәчләр өләште.Чара Тукаебызның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.