Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 февраль 2026 14:28

«Минем балам татарча сөйләшә» төбәкара бәйгесе финалы

1 нче «Шатлык» балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулу һәм беренче КАМАЗ чыгарылуга 50 ел тулу кысаларында оештырылган «Минем балам татарча сөйләшә» төбәкара бәйгесенең финалы узды. Бәйге шәһәрдә дүртенче тапкыр үткәрелә.

Бәйгенең максаты – татар халкының фольклор мирасын иҗади гаиләләр аша дөньяга чыгару, таталантлы балаларны барлау.
Бәйгедә  Республикабызның 73 балалар бакчасыннан 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләр катнашты. 
Балаларның,  ата-аналарының әзерләнү дәрәҗәсе бик югары, барсы да милли киемнәрдән, реквизитлар да  махсус әзерләнгән. Катнашучылар татарча матур итеп гаилә традицияләре турында сөйләде, балалар халык авыз иҗаты жанрындагы әсәр – риваять, мәсәл,  бишек җырлары, юаткычлар, әкиятләр, мөнәҗәтләр, такмаклар, уеннар әзерләгәннәр иде.
Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бәйгедә катнашкан гаиләләр ярдәмендә балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү чын мәгънәсендә гамәлгә ашыра.
Бәйрәм Габдулла Тукайның «Туган тел»җыры белән тәмамланды.