Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 февраля 2024 09:38

«МИНЕМ ГАИЛӘМ» марафоны

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, без, «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналы редакциясе «МИНЕМ ГАИЛӘМ» дип аталган марафон игълан итәбез!

Марафонда әти-әни, әби-бабай, кызлар-малайлар һәм синең койрыклы дусларың да катнашырга тиеш! Без бит зуууур гаилә! Ә гаиләнең асылы ул - бер-береңә һәрвакыт терәк, таяныч, дус, саклаучы да һәм яклаучы да була белү. Шулай итеп, әйдәгез, шартлар һәм биремнәр белән танышабыз:

«МИНЕМ ГАИЛӘМ» марафонының шартлары:

*«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналына 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясен безнең вконтакте төркемебезгә юлларга https://vk.com/salavatkupere20;
*Үзегезнең вконтакте битегез ачык булсын, юкса үтәлгән матур язмаларыгыз безгә күренмәячәк;
*Эшләгән һәр биремне үзегезнең вконтакте битегезгә куйганнан соң сылтамасын безгә сообщенияга җибәрергә кирәк https://vk.com/salavatkupere20;
*Биремне үтәгәндә «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналы вконтакте https://vk.com/salavatkupere20 битендәге көннәрне күрсәткән рәсемебезне кулланырга һәм әлеге хештегларны да язарга онытмагыз: 

#марафон #минем_гаиләм #минем_гаилэм #салаваткупере_журналы #салаваткүпере_журналы #салаваткупере_журналы_марафон #гаилә_елы #гаилә #гаилэелы2024


«МИНЕМ ГАИЛӘМ» марафонының бүләкләре:

Марафон биремнәре 5,7, 9, 11, 13,15,17 февраль көннәрендә әлеге төркемебездә урнаштырылып барачак https://vk.com/salavatkupere20
Марафонда катнашучылар арасында «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» редакциясе исеменнән 5 истәлекле бүләкләр дә уйнатылачак! Исемнәрне лототрон ярдәмендә сайлаячакбыз. Барлык катнашучыларга электрон дипломнар да җибәрәчәкбез! Барыгызга да уңышлар телибез!

1 нче көннең биреме: «Минем гаиләм»
Дустым, гаиләң белән таныштырып үт әле. Сез гаиләдә ничә кеше, кайсы шәһәрдә/районда/авылда яшисез, гаиләгездә нинди гореф-гадәтләр бар, нинди ризыклар яратасыз...Менә шулар хакында матур итеп язып, фотолар, бәлки бәйрәмнән видеоларың да саклангандыр шул истәлекләр белән язмаңны бизә.