15 февраль 2026 15:52
Муса Җәлилгә - 120!
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел.
Парашютсыз курчак
Әти миңа куык алып бирде,
Мин курчагым тактым аңарга.
Очып китте куык,
аның белән
Курчагым да очты һавага.
Мескен курчак!
Әгәр парашюты
Булган булса иде янында,
Парашюты белән сикереп кенә
Төшкән булыр иде алдыма.
Әти тагын куык алып бирсә,
Мин курчакны таксам куыкка,
Аркасына аның парашютын
Бәйләп җибәрергә онытмам.