Нәүрүз мөбарәк булсын!
Фольклор бәйрәм
Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
- бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
- бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
- матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.
Җиһазлар: уеннар өчен кирәк - яраклар, кулъяулык, ачкыч, кәрзин күчтәнәчләр, бүләкләр.
Алдан әзерлек эше: җырлар, шигырьләр өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.
(Әби чәй өстәле әзерли. Бабай чыга.)
Бабай: Хәерле иртә, карчык.
Әби: Хәерле иртәләр, тордыңмы, картым. Бүген дә исән-сау йоклап тордык. Аллага шөкер.
Бабай: Аллага шөкер! Көннәр дә озыная башлады. Әй, буген ничәсе соң әле, карчык. Числаны да онытып торам бит. Әй, картлык диген шунда.
Әби: Мартның 21-е инде бүген. Бигрәк тиз үтә бу көннәр, таң ата да, кич була.
Бабай: Нәүрүз бәйрәме икән бит бүген ләбаса. Нәүрүз мөбәрәкбад, карчык! Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме - өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш - су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар.
Әби: И картым, елның елында балалар котлап керәләр иде, бу ел да керерләр әле. Күчтәнәчләребезне әзерләп куярбыз, ботка пешерербез, алла бирса. Син картым, акчаларыңны хәстәрләп куй.
(Ишек каккан тавыш ишетелә).
Бабай: Әллә килеп тә җитте инде оланнар.
1 Бала:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез
Әй, бабакай, бабакай
Мич башыннан төш, бабай.
Биш тиен акча бир, бабай,
Нәүрүз мөбарәк булсын.
(Бабай белән әби чыгалар)
Бабай: Исәнмесез, оланнарым. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул.(Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп җибәрә). Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне!
Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне бабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә матур шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.
2 бала: Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.
3 бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Кошчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.
4 бала: Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар туңып беткәндер,
Иссен җылы җил.
5 бала: Урманда бит пешермиләр
Тугәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.
6 бала: Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Җыр “Яз килә”
(Убырлы карчык керә. Җеп белән урап бәйләнгән Нәүрүзбикәне алып килә)
Убырлы карчык: Килми генә торсын әле яз! Менә Нәүрүзбикәне алып китеп үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә яз китерсен, матурлык китерсен!
Нәүрүзбикә: Юк – юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерәсем, шатлык өләшәсем бар.
Убырлы карчык: Ә – ә – ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы? Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да җылы, якты, кояшлы көннәр алып килермен.
Убырлы карчык: Җылы, якты, кояшлы көннәр алып килерсеңме? Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын (ачкыч күрсәтә). Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле.
(Ачкычны кулъяулыкка төенләп ,кесәсенә салганда төенле кулъяулык төшеп кала. Убырлы Нәүрүзбикәне алып чыгып китә).
Әби: Балалар, нишлибез инде? Нәүрүзбикәдән башка яз да килми, кояш та чыкмый бит.
(Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала. Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык “Телгә килә”)
Кулъяулык (аудио язма): Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен – ачкычлы булырсыз.
Бабай: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле, уйнап-җырлап, биеп алыйк!
1. Уен “Капкалы” (чишеп карый, чишелми)
2. Уен «Кулъяулык салыш» (чишеп карый, чишелми)
3.Уен «Ачык авыз»
Әби: (уен беткәч) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк.
(Яулык чишелә, ачкычны алалар. Убырлы карчык керә.)
Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?
Бабай: Күрдектә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә! (Күрсәтә)
Убырлы карчык: Минем ачкыч бит ул ,бирегез!
Бабай: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.
Ярышлар:
1. “Кашыкка күкәй куеп узышу” (Убырлы җиңелә)
2. “Урындык белән уен”.
(Соңгы уенда Убырлы да катнаша, ул урындыкка утыргач, аны бәйләп куялар. Ул кычкыра, чишүләрен таләп итә).
Әби: Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Нәүрүзбикәне азат итсәң, без дә сине коткарырбыз. Риза булмасаң, чыгармыйбыз.
Убырлы карчык: (еламсырап) коткарыгыз гына, җибәрәм Нәүрүзбикәне. Үз кулларым белән китереп бирермен.
Бабай: Ышанып җибәрәбезме, балалар? Ярый инде, бар чык. Алып кил Нәүрүзбикәне.
(Чишәләр, ачкычны бирә.Убырлы чыгып Нәүрүзбикәне алып керә).
Убырлы карчык: Менә алып килдем – сүземдә тордым. (үзе чыгып китә)
Нәүрүзбикә: Рәхмәт, сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.
Агымсулар кичтем мин,
Биектаулар үттем мин.
Сезне сагынып килдем мин –
Нәүрүз котлы булсын!
Әби: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып күмәк бию биеп алыйк.
(Бию көе яңгырый.)
Кыш бабай: Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Миннән башка нинди бәйрәм монда?
Бабай: Тукта әле, Кыш бабай, кызма. Безгә Яз кызы – Нәүрүзбикә килде, без аны каршылап бәйрәм итәбез.
Кыш бабай : Мин әле китмәгән, алар бәйрәм итәләр. Хәзер менә карап карыйк инде, кайсыбыз көчлерәк булыр икән! Кем жиңә, шул хуҗа булып калачак. Кул көрәштерәбез, кем ота – шул җиңүче була.
(Кыш бабай белән Нәүрузбикә ярышалар)
Кыш бабай: Бу юлы Нәүрүзбикәбез җитез булып чыкты. Хәзер кем көчлерәк булыр икән? Әйдә Нәүрүзбикә тагын сынашып карыйк. Хәзер мин күрсәтәм!
(Кыршау тартышу, балалар да ярдәм итәләр)
Әби: Балалар, әйдәгез Нәүрүзбикәгә булышабыз! Сез дә көч сынап карыйсызмы?
(Балалар да ярыша)
Кыш бабай: Туктагыз әле туктагыз, әйдә әле Нәүрүзбикә биеп карыйк, кем матуррак биер икән.
Нәүрүзбикә: Әйдә, Кыш бабай, биибез.
(Кыш бабай, Нәүрүзбикә, балалар бииләр)
Кыш бабай: Уф арыдым, эрим, агам, ярдәм итегез!
Бабай: Балалар, Кыш бабай эри, озатырга кирәк. (Кыш бабайга өрәләр)
Кыш бабай: Менә күрдегезме, җинелдем. Кызым Нәүрүзбикә тырыш, җитез, көчле, эш сөючән булып чыкты. Тыныч күңелем белән урынымны сиңа калдырып китәргә әзермен. Барчагызны да тагын бер кат бәйрәмнәр белән! Исән-имин булыгыз! Сау булыгыз!
(Кыш бабай чыгып китә)
Нәүрүзбикә: Сау бул, Кыш бабай! Тынычлап ял ит.
Бабай: Кыш бабайны озаттык, бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була.
(Убырлы керә)
Убырлы: Туктагыз! Туктагыз! Зинһар мине гафу итегез! Минем бәйрәмгә киләсем килгән иде.
Әби: Нәүрүзбикә,балалар , әйдәгез без аны гафу итик. Бергәләп татар халык җырлы-биюле уены “Кәрия-Зәкәрия” не уйныйк.
(«Кәрия – Зәкәрия» уены уйнала)
Убырлы: Зур рәхмәт сезгә балалар! Бәйрәм белән сезне! Нәүрүз котлы булсын! Уңышларыгыз бай булсын!
(Убырлы чыгып китә)
Нәүрүзбикә: Бик матур уйнадыгыз. Ә хәзер минем сезнең тапкырлылыгызны тикшереп карыйсым килә. Мин табышмак әйтәм, кем дөрес җавап әйтә, шул күчтәнәч ала.
1. Боз hәм кар эреде
Сулар йөгерде.
Егълап елгалар
Яшьләр түгелде.
2. Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара.
(Яз)
3. Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел–җылыта.
(Кояш)
4. Борынсыз чыпчык боз тишә.
(Тамчы)
5. Күктән килде, җиргә иңде.
(Яңгыр)
Нәүрүзбикә: Балалар, сез мине акыллы, тырыш булуыгыз белән шатландырдыгыз. Сезнең белән бик күңелле. Мин дә буш килмәдем - сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем. Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Мин сезгэ күчтәнәч итеп татар халкының иң яраткан ризыгын коймак алып килдем.
Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит, яз җитте!
Әйдәгез әле бергәләшеп коймак белән сыйланып алыйк
(Әби белән бабай чыгалар)
Әби: Менә боткабыз да пешеп чыкты.
Әйдәгез, түрдән узыгыз.
Ботка белән коймактан авыз итегез.
(Ботка белән коймак ашыйлар)
Балтач муниципаль районы “Бөрбаш балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. Тәрбиячеләр: Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы, Гильмуллина Зөлфия Нургаян кызы, Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы.