21 марта 2025 10:24
Нәүрүз мөбарәк булсын!
21март – язның көн белән төн тигезләшкән вакыты Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә. Нәүрүз – язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме . Нәүрүз – игелек, дуслык бәйрәме.
Көн әйтәдер – мин озын!
Төн әйтәдер – мин озын!
Күктә кояш көлеп тора –
Икебез дә бер бүген!
Көн-кояшка авыша,
Төн авыша-аена.
Көн дә,төн дә әйтә: «Әйе,
Икебез дә бер бүген»
Көн белән төн тигезләшкән,
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән дә икән,
Һәм хәбәр иткән икән:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбарәкбад!