26 июля 2024 13:57
Ныграк авыртыр иде
Бакчага кергәч беркөнне, Өзеп алырга теләп
Үрелүгә чәчәгенә,
Чәнчеде кулны гөләп.
Авыртса да еламадым.
Гөләпне бит аннан да
Ныграк авырттырыр идем,
Гөлен өзеп алганда.
Рафис Корбан