14 июля 2024 15:15
Песи һәм Чыпчык
Афзал Нигъмәтуллин шигыре
(Инглиз фольклорыннан)
— И син, Чыпчык, нәнием,
Кайда соң синең өең?
— Хөрмәтле Песи агай,
Минем йортым юк бугай...
— Әйдә минем йортыма —
Рәхим ит курортыма!
— Хөрмәтле Мәче агай,
Миңа килешмәс алай:
Сез бит мине ашарсыз!
— Ах, сез, Чыпчык, начарсыз!