Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 августа 2025 13:26

Рафис Корбан шигырьләре

Рәфис Корбан – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни (2023) исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012–2016).

ӨЙРӘТӘМ

Булсам да бик нәни мин,

Курчагыма әни мин.

Ашатам да йоклатам,

Елаганда юатам.

Әниемнән күреп гел,

Чәчен куям үреп гел.

Аннан уам керләрен,

Оекларын, күлмәген.

Әни кебек аннары

Бөтен сораганнарын

Үтәр идем, тик менә

Сорый белми шул әле.

Бәлки сорар иде дә,

Сөйли белми шул әле.

Сөйләр иде, шуны да

Белми торам, карале:

Курчагымны сөйләшергә

Өйрәтәсем бар әле!

 

БАКЧАЛАР

Бу бакчада ни үсәме?

Гөлләр, чәчәкләр үсә.

Әниләргә биреләсе

Күпме бүләкләр үсә.

Ә бусында ни үсәме?

Бу — яшелчә бакчасы.

Бар табынга куеласы

Яшелчәнең барчасы.

Ә бакчаның монысында

Карлыган, куралар күп.

Алмалары ерактан ук

Чакырып торалар күк.

Нинди бакча дип тормагыз,

Бу бакчаны күрсәгез.

Бу бакчада ни үсәме?

Бусында – без үсәбез.

 

КЫЗЫК ИТТЕМ

Әнисеннән күрептерме,

Ялгыштырмы, белептерме,

Оясыннан чыккан очып,

Җирдә ята бала чыпчык.

Песи моңа карап тора,

Иреннәрен ялап тора:

«Тамагымны ялгар өчен,

Чыпчык та,— ди,— ярап тора».

Мин дә моны күреп торам.

Мыраубайдан көлеп торам.

Кош баласын кулга алып,

Оясына куям салып.

Песи мескен авыз итә

Алмый калды чыпчык итен.

Киттем явыз песине мин

Менә шулай кызык итеп.

 

КУЯН ГЫНА БУЛСА ДА

Каюм батыр булса да,

Ялгыз йөрми урманга.

Курка аю чыгудан,

Бүрегә юлыгудан.

Янында ук абыйсы,

Йә бабасы булса да,

Йөрәгенә шом сала,

Куак шартлап сынса да.

Куян – куркак, диләр дә,

Курыкмый бернидән дә.

Шул урманда тора бит,

Үзе куян гына бит.