Рифат Сәлах шигырьләре
Әтисе эт алып кайткан улы туган көненә. нәни дустым булды диеп, Рәшит бик тә сөенә.
РАМАЗАН
Әтиләр белән сәхәргә
Торам һәр көнне иртән.
Тәмле ботка, бәрәңгедән,
Коймактан авыз итәм.
Әтием дә, әнием дә,
Әбием дә, бабай да
Сокланып карап торалар
Миндәй сабыр малайга.
Биш яшем генә тулса да,
Рамазанга мин әзер.
Иртән торып, ният кылып,
Ураза тотам хәзер.
Бер көн дә калдырганым юк,
Һәр иртә көтә сәхәр.
Ашамыйча түзеп торам
Әлегә төшкә кадәр.
ЧӘЧӘК ЯРАТКАН ПЕСИ
Әтием чәчәкләр алса,
Мәчебез әллә нишли.
Әллә үзе кыз булганга,
Чәчәк ярата песи?
Ваза янына менә дә
Тәмләп исни гөлләрне.
Сөенеп «мияу-мияу» ди
Өйдә бәйрәм көннәрне.
Беркөн тәрәзә төбендә
Гөлебез чәчәк аткан.
Песиебез, менгән чакта,
Ялгыш чүлмәген ваткан.
Курыкса да песиебез,
Ачуланмадым үзен.
Ачуланалар димени
Чәчәк яраткан өчен?
ФУТБОЛ УЙНЫЙМ
Футбол уйнарга яратам,
һич аерыла алмыйм.
Әти-әни тиргәсә дә,
Мин аларга карамыйм.
Бигрәк оста футболчы мин,
Тактикасын да беләм.
Нинди һөҗүм дөреслеген
Хәзер үк әйтеп бирәм.
Месси да мин, Неймар да мин,
Роналдусы да үзем.
Ләкин озак уйнагачтын
Авырта никтер күзем.
Тик мәктәптә тәнәфестә
Тиз йөгереп булмый шул.
Мин футболны чынлап түгел,
Компьютерда уйныйм шул.
НӘНИ ИПТӘШ
Әтисе эт алып кайткан
Улы туган көненә.
Нәни дустым булды диеп,
Рәшит бик тә сөенә.
Ләкин бер сорау: этенә
Инде кем диеп дәшик?
Әнә шул хакта бик озак
Уйлап утырды Рәшит.
Көчек сәлам бирде аңа:
Тәпиендә — ак тырнак.
Юкка баш ваткан икән ул,
Менә исем — Актырнак!
Рәшит яраткан этенә
Актырнак диеп кушты.
Эте яныннан китми дә,
Рәшит — Актырнак дусты.
БЕЗНЕҢ КИШЕР
Яз җитүгә, дуслар белән
Кишер утырттык бергә.
Назлы кояш нурларында
Җылынып җиткән җиргә.
Сулар сиптек, сирәкләдек,
Чүбен утадык тагын.
Кишергә бай булсын диеп
Көз җиткәч безнең табын.
Ә кишерләр бик уңганнар,
Шундый зур булып үскән.
Бер кишерне бишәү тарттык,
Өчәү күтәрдек көчкә.
Бергә эшләве күңелле,
Ямьләнеп китә дөнья.
Кишерләр уңа, бергәләп
Хезмәт куйганда гына.
УЯНМАС МӘЧЕ
Кояшның җылы нурлары
Битләремне иркәли.
Күзләремне камаштырып:
— Тор, хәерле иртә! — ди.
Тәрәзәдә сыерчык та
Гел чырык-чырык килә:
— Күзләреңне ачып җибәр,
Тор, — ди, — хәерле иртә!
Минем дә йоклап ятасым
Килми инде күптәннән.
Җиңел генә күзне ачам,
Керфегемне күтәрәм.
Янымдагы мәче генә
Тирән йокыга киткән.
Төне буе йокламасаң,
Йоклыйсың икән иртән.
Эх, дусларым, сезгә әйтәм,
Мине дөрес аңлагыз:
Төне буе йөреп, мәче
Хәлләренә калмагыз!
ҖӘЙ
Елның иң ямьле вакыты —
Кошлар сайрап торган чак.
Кәрҗинебезне тутырып,
Гөмбә, җиләк җыйган чак.
Зәңгәр күлне иңләп-буйлап
Туйганчы су кергән чак.
Болында күбәләк куып
Уйнаган чак, көлгән чак.
Агачлар яшел күлмәктән
Шаулап кына торган чак.
Ап-ак тупыл мамыклары
Бар дөньяга тулган чак.
Урамнан керәсе килми —
Кичкә кадәр йөргән чак.
Болындагы чәчәкләрдән
Такыялар үргән чак.
Авыллардан шәһәрләргә
Кунакларга барган чак.
Урамнарны иңләп-буйлап
Уйный-уйный арган чак.
Җәй аенда бигрәк рәхәт,
Ямьле безнең балачак.
САБАНТУЙ
Чүлмәк ватыйм дигән идем
Чиләк каплап куйганнар.
Чын чүлмәкне музейларга
Алып киткән булганнар.
Кашык кабып йөгергәндә,
Йомырка җиргә төшкән,
Ватылмады үзе, чөнки
Ул безнең өйдә пешкән.
Катыкка битемне тыгып,
Акча эзләдем әле.
Килеп чыкты әбиләрнең
Борынгы тәңкәләре.
Колгага да әтәч түгел,
Итек элеп куйганнар.
Чиләк тотып йөгерәбез,
Көянтәне җуйганнар.
Көрәшчеләр сөлге түгел,
Билбау тоткан икәннәр.
Уеннарның барысы да
Буталышып беткәннәр.
Ә шулай да искиткеч шәп,
һәркем дә җырлый монда,
һәрвакыт күңелле була
Авыл Сабан туенда.
КУЯН КИЛГӘН
Каян килдең, куянкаем,
Кайсы урманнан?
Кунакка кер, аргансыңдыр
Озын юллардан.
Сыйланырсың безгә кереп,
Кишер бирермен,
Бакчабыздан кәбестә дә
Алып керермен.
Сөйләп китте куянкаем,
Ачыктым диеп,
Сезгә хәбәр җиткерергә
Ашыктым диеп.
Минем туган ягымда, ди,
Урманнар яна.
Агачлар үскән урында
Көл генә кала.
Урманга барсагыз, ди ул,
Учак якмагыз.
Яксагыз да, сүндермичә,
Ташлап кайтмагыз.
Игътибарсыз булса кеше,
Янар урманнар.
Туган җирсез калып, күпме
Елар куяннар?