Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 августа 2024 14:33

Рөстәм Мингалим шигырьләре.

Шагыйрь, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Татарстанның халык шагыйре (2010). Рөстәм Гали улы Мингалимов 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы (хәзерге Клявлино) районы Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Р.Мингалим балалар өчен күп иҗат итә: «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Эх, Самара яклары» (1998), «Өч үрдәк» (2013) җыентыклары. Рөстәм Мингалим 2014 елның 1 июнендә Казанда вафат була.

Бүген миңа ни булган?
Бүген миңа ни булган,
дусларым?
Кулларыма карагыз да
белегез!
Бүген миңа ни булган,
дусларым?
Күлмәгемә карагыз да
белегез!
Бүген миңа ни булган,
дусларым?
Күзләремә карагыз да
күрегез!
Күрмәсәгез, белмәсәгез,
менә шул:
туган көнем бәйрәменә
керегез!
Курчакларым
Курчакларым кечкенә,
курчакларым туңмасын.
Шуның өчен аларга
шакмаклардан өй ясыйм.
Өйләренә өстәл дә
конфет куям өстәлгә.
Конфетлары аз калса,
әзер торам өстәргә.
Чәй китереп өлгерәм,
рәхәтләнә тегеләр...
Безгә рәхәт, димиләр,
рәхмәт әйтә белмиләр:
курчакларым сөйләшмиләр
шуңа күрә үсмиләр.

Минем урын

Уяндым да урынымны җыймадым,

чыгып киттем, озак кына уйнадым.

Кайтып керсәм, үпкәләгән урыным,

идәнгә үк салган мендәр-борынын.

Үпкәләмәс, салмас иде борынын,

үзен үзе җыя алмый урыным,

үпкәсен дә әйтә алмый, сөйләшми,

мин югында и күңелсез дә яши.

Тузып ята чия кызыл юрганым,

ул да миңа бик үпкәли торгандыр.

Бөгәрләнгән ап-ак җәймә, кем белә,

елагандыр, бәлки, миңа үпкәләп.

Үпкәләмә, урынкаем.

...Менә бит —

җыештыргач, ул елмая белә бит!

Галстуклы кәҗә

Безнең кәҗә —

купшы кәҗә,

туп-туп басып китә ул.

Матур китә,

матур кайта,

әнә кайтып җиткән ул.

Туп-туп басып

кайтып җиткән,

карап торам таң калып:

кара костюм,

ак якалы.

Галстугы — сакалы!

Кызык рәсем

Булган икән бер малай,

ул еш кына елаган...

Алай ук еш еларга

сәбәбе дә булмаган,

ул барыбер елаган.

Аптырагач апасы —

ул малайның апасы,

ул елакның апасы —

кызык рәсем ясаган.

Шул рәсемне малайга

күрсәтә генә икән!

Малай, туктап елаудан,

кул чабып көлә икән!

Бот чабып көлә икән!

Баш кашып көлә икән!

Эч катып көлә икән!

ШУНДЫЙ рәсем

кирәк миңа,

кем ясый белә икән?

Фото ok.ru сайтыннан