07 октябрь 2026 13:23
Рус халкы турында
Октябрь (2026 ел) санының өченче бите.
ЗДРАВСТВУЙТЕ!
Руслар – Россиядә яшәүче иң күпсанлы халык. Аларның саны 100 миллионнан артык.
Рус халкының ризыклары күп төрле. Шуларның берсе – белен (блины). Ул кояш кебек түп-түгәрәк. Беленне бал, кайматма яисә каймак белән ашыйлар.
Төп музыка уен кораллары – өч кыллы балалайка.
Иң күңелле бәйрәмнәре – Май чабу (Масленица) һәм Пасха. Май чабуда, кышны озатып, саламнан ясалган карачкыны яндыралар, белен пешерәләр. Пасха вакытында йомыркаларны, төрле төсләргә буяп, бер-берсенә бүләк итәләр.