Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 сентябрь 2026 12:18

Сабир маҗаралары

Сабир, Камил, Марат һәм Таһир маҗаралары турында Алсу Вәлиеваның тылсымлы әкияте

Сабир маҗаралары

 

1 бүлек

Ямьле урман буенда урнашкан матур бер авылда Сабир исемле көләч йөзле малай яшәгән. Бәләкәй булса да, ул бик чая һәм кызыксынучан бала булган. Әтисенең машинасына утырып, аның белән эшкә барган, бабасына трактор төзәтешкән, әнисе белән урманда җиләк җыйган. Малайның эш сөючән һәм уңган булуы тирә-яктагы бар кешегә дә билгеле икән.

Сабирның Камил, Марат һәм Таһир исемле бик тугры өч дусты булган. Малайлар кечкенәдән бергә уйнап үскәннәр, төрле кызыклы маҗараларга юлыкканнар, чын дуслар булганнар.

Таһир белән Марат – игезәкләр. Тышкы яктан охшаш булсалар да, холыклары белән икесе ике төрле алар. Марат шаян һәм шук, велосипедына утырып, кырларны, болыннарны гизәргә, табигать кочагында йөрергә ярата. Таһир исә, җитди һәм тыныч. Китаплар, төрле журналлар, энциклопедияләр укырга ярата. Шуңадыр да, акыллы һәм зирәк ул.

Камил – дуслар арасында иң өлкәне, алардан берничә айга алданрак туган. Үзе зирәк акыллы, белемгә омтылучан. Ул экспериментлар үткәрергә, төрле ачышлар ясарга, башкалар белмәгән әйберләр уйлап чыгарырга ярата.

Дуслар дүртесе дә укуларын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, җәйге каникулга чыктылар. Хәзер инде рәхәтләнеп урамда уйнап, елгада су коенып, кызынып ял итәчәкләр.

Шулай бер көнне, гадәттәгечә велосипедка утырып, дуслар урман ягына таба юл тоттылар. Урман янындагы аланлыктан аккан елга дусларны һәрвакыттагыча җылы, чиста су белән каршы алды. Камил:

– Әйдәгез, малайлар, чумабыз! – диде дә, йөгереп килеп, суга сикерде.

Аның артыннан чумарга әзерләнеп торган Таһир кинәт туктап, катып калды:

–  Сез ишеттегезме?! – диде ул, шомланып

– Әйе! – дип җавап бирде барысы да.

– Нинди тавыш килә ул урманнан?! – дип сорап куйды Сабир да.

– Камил! Чык тизрәк елгадан! – дип кычкырды дуслар бертавыштан.

– Әйдәгез, тизрәк китик моннан! Өйгә кайтыйк! Бер-бер хәл булса? Мин куркам! – дип кычкырып җибәрде Таһир.

Шул вакытта урманнан тагын әлеге сәер тавыш ишетелде. Дуслар тынып калды.

– Дустым, тынычлан! Нинди тавыш икәнен белик әле башта. Бәлки, кемгәдер безнең ярдәм кирәктер? Бәлки, кемдер бәлагә юлыккандыр, – дип тынычландырды Таһирны Сабир.

Менә алар урман эченә кереп киттеләр. Курку хисе көчле булса да, Таһир да үзен кулга алып, дуслары артыннан атлады.

Менә малайлар урман уртасына кереп җиттеләр. Урман аларга әллә нинди караңгы һәм куркыныч булып тоелды. Шулай да серле урманнан берсенең дә чыгарга исәбе юк иде.

Кинәт, теге куркыныч тавыш тагын да катырак яңгырады. Ул тавыштан кошлар пырхылдашып як-якка очып киттеләр, агач ботаклары сынардай булып бик озак селкенеп тордылар.

– Тагын шул сәер тавыш! – дип пышылдады Сабир. – Минемчә, ул  теге яктан килде, – дип, ялгыз имән агачына таба күрсәтте.

– Мин куркам, әйдәгез, кире борылыйк! Анда явыз ерткыч җәнлек булса? Ул безне ашап бетерсә?! Борылыйк! – дип ялварды Таһир.

Тик Сабир да, Марат та, Камил дә аны тыңламады. Аларның караңгы урмандагы сәер һәм бик куркыныч тавышның каян килүен беләсе килә иде.

Сабир имән агачы янына иң беренче булып килеп җитте, һәм аптырап калды. Ерактан кечкенә генә булып тоелган агач, малайларның гына түгел, хәтта аларның әтиләренең дә колачы җитмәслек юан, күккә ашкан биек һәм бик куркыныч иде. Аның янындагы агачлар бик кечкенә һәм тәбәнәк булып күренделәр. Ә имәннең җилдән тибрәлеп утырган ямь-яшел яфраклары, гаҗәеп сихри утлар белән җемелдәп, агачны нурландыра иде.

Дуслар имәнгә карап сокланып та, куркып та, бер сүз дә әйтмичә, озак кына басып тордылар.

– Карагыз, карагыз! Китап! Алтын китап! – дип, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде Камил.

Чыннан да, имән ботагында алтын кебек ялтырап, кечкенә генә китап эленеп тора иде.

– Нинди матур, серле китап! Исеме алтын белән язылган бугай! Әйдәгез, китапны алып, ачып карыйк, – диде Сабир.

– Тик сак булыйк, без аның нинди китап икәнен белмибез бит, – дип кисәтте Таһир.

– Анысы шулай. Ләкин без моны аңларга тиеш. Нинди тавыш килде? Бу нинди китап? Сорауларыбызга җавап шундадыр, – диде Марат.

Дуслар, бер-берсенә карашып, тагын нидер әйтмәкчеләр иде, кабат яңгыраган куркыныч тавыш аларны телсез калдыргандай итте. Малайлар аның тылсымлы имән яфракларының алтын китапны дер селкетүеннән барлыкка килгәнен аңладылар.

– Мин китапны кулларыма алып карыйм, – диде Сабир.

– Юк, Сабир, алма. Аннан соң нәрсә булачагын белмибез бит! – дип кычкырды Таһир.

– Бәлки, бу китапта нинди дә булса сер яшеренгәндер? Шул серне ачыклар өчен кирәктер ул? – дип әкрен генә әйтеп куйды Марат.

Сабир, аяк очларына басып, сак кына имән янына якын ук килде. Китапны тиз генә эләктерде дә кабат дуслары янына йөгерде. Башкалар, бу хәлне күреп, куркып калдылар. Менә китап дерелдәп селкенә башлады. Аның алтын белән язылган хәрефләре ялт-йолт килеп, бөтен дөньяны сихри нурга күмде. Бу күренеш гаҗәеп матур иде.

Ниһаять, китап «тынычланды».

– Сабир, ничек курыкмадың син? – дип сорады Таһир.

– Китапны кулыма алгач, үземдә ниндидер сихри көч тойдым, – диде Сабир.

– Әйдәгез, китапны ачыйк! – диде Марат.

Китапны бер агач төбенә куйдылар да, Сабир аны сак кына ача башлады. Тирә-якны яктыртып, китаптан гаҗәеп нур бөркелә башлады. Бөтен җир сихри яктылыкка күмелде. Һәм кинәт ул нурлар тиз арада юкка да чыкты. Тирә-юнь караңгылыкка чумды. Аннары ул караңгылык әкрен генә тарала башлады. Әйләнә-тирә кабат ямьләнде, җанланды.

– Карагыз, карагыз! Имән кайрысында нәрсәдер күренә! – дип кычкырды Таһир.

– Нәрсә бу? Китап эленеп торган җирдә нидер барлыкка килде, – диде Марат.

Чыннан да, имән кайрысында ишеккә охшаш бушлык күренде.

– Дуслар, анда ишек бар! Эчендә яктылык та күренә, – дип, кулында китапны тоткан килеш, Сабир имәнгә якынлаша башлады.

Шул вакыт имәндәге ишектән ап-ак нурлар сирпелде. Һәм шул нурлар яктылыгында Сабир кинәт юкка чыкты. Дуслар аптырашты:

– Сабир, Сабир! Син кайда?! – дип, аны эзли башладылар. Ләкин ул беркайда да юк иде.

– Бу – портал. Тылсымлы портал! Ул Сабирны үзенә алып кереп китте! Без аны табарга тиеш! – дип, Таһир да шул яктылыкка таба юнәлде. Ул үзендә моңарчы күрелмәгән кыюлык тойды.

– Таһир, тукта! Көт безне! – дип, Марат белән Камил дә аңа иярделәр.

Тылсымлы портал ябылды. Тирә-як үз хәленә кайтты. Имән кайрысында ишек тә юкка чыкты.

 

2 бүлек

Гаҗәеп матур сихри урман. Мондагы һәр чәчәктән, һәр үләннән искиткеч хуш ис бөркелә. Ул ис төрле төстәге, матур чуар канатлы күбәләкләрне үзенә тарта. Ямь-яшел урманның һәр агач яфрагы, нурлар бөркеп, җем-җем итеп ялтырап тора. Биек агач башларында кошлар сайрый. Алар да бик матур! Канатларындагы вак кына энҗе бөртекләре, агач утларында чагылып, ялтырап тора. Кошларның чут-чут сайравы бөтен дөньяны яңгырата. Ул тавыштан хәтта поши, болан балалары да тынып кала. Тирә-юньдә төрле төстәге утлар белән янып торган җемелдәвекләр тирә-юньгә серлелек өсти…

Яшел үлән өстендә яткан Сабир әкрен генә күзләрен ачты һәм табигатьнең матурлыгын күреп, таң калды.

Мин кайда! Үзебезнең урмандамы? Безнең урманның мондый гүзәл икәнен белми идем», дип уйлап куйды ул. Аннары, нәрсәнедер исенә төшергәндәй:

Таһир, Марат, Камил, сез кайда? дип, күзләре белән дусларын эзли башлады.

Әмма тирә-якта беркем дә юк иде. Менә кемдер аңа исеме белән эндәшкән кебек булды:

– Сабир... Сабир...

Малай аптырап куйды. Аның янында бер кеше дә юк иде бит!

– Әйдә безнең арттан... – дип дәште шул ук тавыш.

Сабирда бу сәер тавыштан курку хисе барлыкка килде. Ул, янәшәдәге агач ботагына тотынып, әкрен генә торып басты.

Шул вакытта аның баш өстендә очып йөргән күбәләкләр күз алдында тукталып калдылар. Сабир үз күзләренә үзе ышанмады. Күбәләкләрнең энҗе бөртекләре белән капланган канатлары кояш нурларында җемелди иде. Сабир, аларның матурлыгына сокланып, тынсыз калды.

– Сез шушы тылсымлы урманда яшисезме? – дип сорады Сабир.

– Әйе, бу урман – безнең илебез, – дип җавап бирделәр күбәләкләр. – Агач ботакларында урнашкан өйләрдә яшибез. Алар, фонарь булып, көндез дә, кич тә яктырталар, илебезне тагын да ямьләндерәләр.

Кинәт Сабир әкрен генә өскә күбәләкләр янына күтәрелә башлады. Аның болай да нәни гәүдәсе тагын да кечерәйде, җиңеләйде. Малай куркудан күзләрен йомды. Аннары кинәт кабынып киткән көчле яктылыктан күзләрен ачып җибәрде. Ул мизгел эчендә биек агач ботагында урнашкан тылсымлы күбәләкләр өендә иде.

–Нинди матурлык! – диде Сабир.

Өй эчендәге зөмрәттән ясалган диварлар, алмаз яктырткычлар аны сихри бер дөнья итеп күрсәтә иде.

– Рәхим ит, бездә кунак булырсың, – диде күбәләкләр.

– Чакыруыгыз өчен рәхмәт, тик мин дусларымны югалттым. Алар үзебезнең урманда калдылар, минем өчен бик борчылалардыр, – диде Сабир.

– Юк, Сабир, алар да син кергән порталдан безнең илгә эләктеләр. Ул порталны без ачтык, – диде бер матур күбәләк.

– Нинди портал ул? Ул ничек ачылды? Китап! Минем кулымда сихри китап бар иде бит, – диде Сабир.

– Безнең гүзәл илебезгә зур куркыныч яный. Зур үрмәкүчләр патшасы аны җимерергә, юк итәргә тели. Синең дусларың хәзер нәкъ менә аның тоткынлыгында.

Сабирның йөзе җитдиләнде. Аның бу сүзләргә ышанасы килмәде. Дусларының бәлагә таруы аны тирән борчуга салды. Ул аларны коткару, үрмәкүчләр патшалыгына бару турында уйлый башлады.

– Сабир, без сине һәм дусларыңны күптән көттек. Урманыгызда ишетелгән сихри тавыш – бездән сезгә җибәрелгән сигнал иде... Бу сигналны сез генә ишеттегез. Тылсымлы имән порталы сезне безнең илебезгә җәлеп итте. Әмма үрмәкүчләр патшасы дусларыңны тоткынлыкка алыр дип күз алдына да китермәгән идек, – диде матур күбәләк.

– Әйтегез, кайда яши ул патша? Миңа аны кайдан эзләргә? – дип сорады Сабир.

– Патшаның өе биек Акка тавында. Анда баруы җиңел түгел, ләкин без сиңа булышырбыз, – диде күбәләкләр.

 

3 бүлек

Сабирның дуслары, чыннан да, Кәртә исемле үрмәкүчләр патшасына тоткынлыкка эләктеләр. Патша боерыгы буенча, аларны караңгы һәм салкын базда бикләп тоталар иде. Өч дус, ямансулап, Кәртә хезмәтчеләре чолганышында утырып тордылар.

– Кайда икән хәзер Сабир? Ул бит иң беренче булып, тылсымлы китап белән порталга кереп китте, – дип, әкрен генә әйтеп куйды Камил.

– Күңелем сизә, ул бездән ерак түгел, шушы патшалыкта булырга тиеш, – диде Таһир.

Аның сүзләрен сакчы үрмәкүч тә ишетте.

– Әйе, сүзең хак. Сабир моннан ерак түгел Камма илендә. Ул ил бик матур, күбәләкләр иле, – диде ул.

– Ә без нинди илдә? – дип аптырап сорады Таһир.

– Сез явыз Кәртә үрмәкүч патшалыгында. Патша бик мәкерле һәм хәйләкәр. Без барыбыз да аннан куркып, буйсынып яшибез, – дип сүзгә кушылды икенче сакчы үрмәкүч.

– Без бу тирән баздан чыга алмаячакбыз инде! – дип кычкырып җибәрде Марат.

– Әйе, Кәртә патшаны меңләгән сакчылар саклый. Алар көн-төн аның янында. Сезгә моннан ничек тә булса чыгу юлын эзләргә кирәк. Юкса, Кәртә сезне кызганмаячак! – диделәр сакчы үрмәкүчләр бертавыштан.

 

4 бүлек.

Бу вакытта Сабир күбәләкләрнең Кәртә патшалыгы турында сөйләвен игътибар белән тыңлап утыра иде.

 – Моннан күп еллар элек Акка тавында Кәртә исемле кечкенә генә бер үрмәкүч яшәгән. Ул бик әйбәт һәм акыллы булган. Аны һәрбер үрмәкүч, һәрбер бөҗәк яраткан, хөрмәт иткән.

Көннәрдән бер көнне урман буйлап йөргәндә Кәртә төрле төсләр белән җемелдәп торган ниндидер сихри яктылык күрә. Шунда таба ул бик озак бара. Килеп җиткәч, яктылык эчендә ялт-йолт килеп торучы ташны күреп ала. Шул ташка кагылуы була, бөтен тәненнән салкынлык йөгереп уза аның. Уттай янып торган йөрәге бер мизгел эчендә ташка әйләнә. Андагы моңарчы булган ярату хисе, якты уйлар юкка чыга. Бөтен дөньяга карата ачу, нәфрәт хисләре көннән-көн көчәя бара. Кәртә тиз арада гаскәр туплый. Илендәге барлык үрмәкүчләрне үзенә буйсындырып, бөтен илне караңгылыкка әйләндерә. Бу караңгылык барлык үсемлекләргә, бөҗәкләргә бик зур зыян китерә. Үсемлекләр үсүләреннән туктыйлар, бөҗәкләр тирән йокыга талалар. Кәртә туган иле Камрада үзен патша итеп игълан итә. Ә үзе тапкан сихри ташны Акка тавының иң биек ноктасына яшереп куя. Ташны аның карамагындагы иң көчле үрмәкүчләр саклый. Бу таш көннән-көн Кәртә патшаның куәтен арттыра бара.

– Кайда соң ул Акка тавы? – дип сорады Сабир.

Күбәләкләр кап-кара биек тауга күрсәттеләр:

– Әнә шул тауның иң биек түбәсендә, Кәртәнең мәгарәсе. Шунда саклана аның сихри ташы, – диделәр алар.

Тауны уратып алган кара болытлар арасында яшен яшьнәве күренеп китте. Сихри ташның көченнән тирә-яктагы барлык агачлар, үсемлекләр әкрен генә шиңеп, юкка чыгып баралар иде.

 – Сабир, без сиңа сихри ташның кайда икәнен күрсәтербез. Син аны безгә юк итәргә булыш. Юкса, урманыбыздагы һәрбер үсемлек, һәрбер җан иясе үлеп бетәчәк, – дип, сөйләшүгә кушылды патшабикә күбәләк.

Сүзләрен әйтеп бетергәч, ул бармакларын шартлатты. Шул мизгелдә, ялтыр-йолтыр килеп, Сабирга таныш китап пәйда булды.

 – Бу китап безнең урмандагы имән агачында иде! Серле порталны миңа шул ачты, – диде Сабир.

– Әйе, китаптагы тылсымлы сүзләр безгә элек-электән ярдәм итәләр. Алар безне саклыйлар. Ләкин Кәртә патшалык итә башлаганнан соң, китап юкка чыккан иде. Бәхетебезгә, аны син таптың, син генә безне коткара алачаксың! – диде патшабикә.

Сабир кулына кергәч, китап ялтырый башлады.

 – Ул сине таныды. Хәзер син андагы барлык тылсымлы сүзләрне күрәчәксең, – диде патшабикә күбәләк.

– Әйе, мин аларны укый алам! – дип гаҗәпләнде Сабир.

– Язмалар арасында тылсымлы бер җөмлә бар. Ул җөмләне син Акка тавындагы мәгәрәдә укырга тиеш буласың. Шуннан соң Кәртәнең ташы юкка чыгачак.

Патшабикә күбәләк кабат бармакларын шартлатты, һәм Сабирның иңендә җем-җем килеп торган матур канатлар үсә башлады. Канатлар аны әкрен генә һавага күтәрделәр. Сабир күбәләкләр иленең сихри табигатен, андагы һәрбер үсемлекне, һәрбер җан иясен күрә ала иде. Алар бөтенесе дә бик матур, төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән кырлар, ямь-яшел урманнар, челтерәп аккан чишмәләр һәм елгалар -барысы да табигатьне тагын да ныграк бизәп тора иделәр.

Сабир бу матур күренешкә сокланып карады: «Нинди сихри дөнья! Их, мин аны дусларыма күрсәтер идем! Алар янымда булсалар, шундый бәхетле булыр идем!»

Алар Кәртәнең ташы яшерелгән Акка тавына килеп җитәләр иде. Тауга якыная барган саен, күбәләкләр, көчләрен югалтып, әкренәя башладылар.

– Ташның тылсымлы көче тирә-яктагы һәрбер җан иясенең, һәрбер үсемлекнең яшәеш көчен ала. Инде күптән Акка тавына бер күбәләк тә, бер бөҗәк тә менеп җитә алмый. Анда яшәгән бердәнбер бөҗәкләр – Кәртә үрмәкүч һәм аның карамагында булган кечкенә үрмәкүчләр , – диде патшабикә күбәләк.

– Тылсымлы китап ярдәме белән син явыз Кәртә патшаны җиңәчәксең. Ләкин сиңа ашыгырга кирәк, Кәртә китапның синдә икәнен белергә тиеш түгел. Белсә, ул аны юк итәчәк. Ә аннан башка Кәртәне җиңә алмаячакбыз, – диде кечкенә генә матур күбәләк.

– Кәртә бу китаптагы тылсымлы сүзләрдән курка! Ул аны күп тапкырлар юк итәргә теләде, ләкин булдыра алмады, – дип кушылды аңа патшабикә күбәләк.

Сабир күбәләкләрнең барлык әйткән сүзләрен игътибар белән тыңлап торды. Бик кыю һәм тәвәккәл күренсә дә, ул бер мизгелгә куркып калгандай булды. Дусларымны ничек коткарырмын, серле китапны ничек саклап калырмын һәм Кәртәнең явыз гаскәрен ничек җиңәрмен дип борчылды. Шулай да аның ихтыяр көче зур иде. Ул күнелендәге курку хисен җиңеп, китапны кулына алды:

– Рәхмәт сиңа, патшабикә! Рәхмәт, сезгә матур күбәләкләр! Сез миңа бик булыштыгыз. Алга таба үзем генә барырмын. Тылсымлы китапны саклармын. Кәртәнең ташын юкка чыгарып, явыз гаскәрен тар-мар итеп, дусларымны коткарырмын. Сезгә тауга менәргә ярамый. Ташның көче сезне юк итәчәк, бетерәчәк. Бу сынауны мин лаеклы үтәрмен! – дип, ышаныч белән әйтте Сабир.

Күбәләкләр белән саубуллашып, малай Акка тавында урнашкан мәгарәгә таба очып китте. Югарыга күтәрелгән саен, кулындагы тылсымлы китабы, ялт-йолт килеп, яп-якты ут сирпи башлады. Ут үзенең юнәлешен кинәт кенә Акка тавының иң югары ноктасына таба үзгәртте.

– Китап миңа булышырга тели, – дип шатланды Сабир. – Ул миңа явыз Кәртә мәгарәсенә бара торган юлны күрсәтә.

Сабир Акка тавына бик тиз очып килеп җитте. Китаптагы ут аңа юл буе дөрес юнәлешне күрсәтеп барды. Ниһаять, малай явыз Кәртә мәгарәсен ап-ачык күреп алды.

Тик мәгарәгә барып җитәм дигәндә генә ут яктысы сүнеп, юкка чыкты. Сабир аптырап калды. Шул мизгелдә китап әкрен генә ачыла башлады.

– Тылсымлы сүзләрне укыр вакыт җитте! Канатларымны җәеп, таулар аша, урманнар аша мине һавага күтәр һәм тылсымлы мәгәрәгә күчереп, күзгә күренмәслек иттер!

Шул мизгелдә, яшен тизлеге белән, Сабир явыз Кәртәнең караңгы мәгарәсенә кереп китте.

 

5 бүлек

Караңгы һәм бик тирән базга ташланган өч дус туган авылларын, әти-әниләрен, өйләрен сагынып, хәлсезләнеп, боегып утыралар иде.

Базның әйләнә-тирәсендә йөреп торган кечкенә генә үрмәкүчләр, дусларны бер мизгелгә дә күздән югалтмыйча, игътибар белән аларны саклыйлар иде.

– Дусларым, ничек тә булса чыгу юлын эзләргә кирәк! Тиз арада Сабирны табарга һәм өйгә кайтырга кирәк, – дип, әйтеп куйды Камил, өзгәләнеп.

– Дөрес, дустым. Тик бу тирән баздан чыгу юлы бер генә – ул да булса, явыз үрмәкүчләрне тар-мар итү, – диде Таһир.

– Явыз Кәртә патшаны җиңәр өчен сезгә минем ярдәм кирәк, – дип пышылдады сакта торучы үрмәкүчләрнең берсе. – Минем исемем Барда. Күп еллар элек мин шушы илнең, шушы тауның патшасы идем. Илем һәрчак якты, җылы һәм кояшлы иде. Монда яшәгән һәр җан иясе мине яратты, хөрмәт итте. Монда яшәүчеләр бер-берсе белән дус-тату яшәп, бик бәхетле гомер кичерде. Акка тавы да гөрләп, матур үсемлекләргә, матур чәчәкләргә һәм төрле-төрле ямь-яшел агачларга төренеп, кояш нурларында балкып торды. Һәрбер үсемлек, һәрбер чәчәк, һәрбер агач сихри бер тылсымга ия булды. Чәчәкләрнең хуш исеннән, матурлыкларыннан һәрбер җан иясенең күңелендә сихри җылылык, яктылык һәм нур яшәде. Тауда үскән үсемлекләр шифалы һәм файдалы үзлекләргә ия иделәр. Барлык авырулардан дәваладылар, илебезнең төп табиблары булдылар. Агачлар да илебезнең иң батыр сакчылары булып, безне дошманнардан яклый иделәр. Илебезгә куркыныч янаса, чит-ят җан ияләре якын килсә, алар безне шул мизгелдә үк кисәтә иделәр.

Көннәрдән бер көнне илебезгә афәт килде – үзенең сихри нурлары белән яктыртып торган кояш бер мизгел эчендә юкка чыкты. Бөтен җирне караңгылык биләп алды. Үсемлекләр, боегып, тиз арада шиңеп төштеләр. Бөҗәкләр дә кояш нурларыннан башка хәлдән таеп, сулыктылар. Агачлар да инде илебезне элеккечә дошманнардан, чит-ят күзләрдән саклый алмыйлар иде. Матур, якты илебез нурсызланып, караңгылыкка күмелде.

Илебез дучар булган бәлаләрнең төп сәбәпчесе Кәртә үрмәкүч иде. Тылсымлы ташны тапканнан соң бик явыз, мәкерле һәм каты күңелле үрмәкүчкә әйләнгән иде ул. Сихри таш ярдәмендә һәр үрмәкүчне үзенә буйсындырып, зур һәм көчле гаскәр төзеде. Үзен Камра иленең патшасы итеп игълан итте. Шул вакыттан соң минем ил белән идарә итүем тәмамланды. Без барыбыз да аның колларына әйләндек, – дип, күңелсез хикәятен тәмамлады Барда үрмәкүч.

– Явыз Кәртәне җиңәргә кирәк! Камра иленең барлык үрмәкүчләрен әсирлектән азат итәргә кирәк. Камра иле янә үзенең элеккеге халәтенә кайтырга тиеш, – диде Камил.

– Безгә бу баздан чыгып, тылсымлы ташны табарга һәм аны юк итәргә кирәк! – дип пышылдады Таһир.

– Кәртә тылсымлы ташын Акка тавында урнашкан мәгәрәдә саклый. Сезгә тизрәк мәгәрәгә ашыгырга кирәк. Тик сакчы үрмәкүчләр сезне бер мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмыйлар, – дип, Барда үрмәкүч кесәсеннән кечкенә генә шешә чыгарды.

– Бу шешәдә тылсымлы су. Сез шушыннан берәр йотым су эчәргә тиеш. Шуннан соң күзгә күренми торган кешеләргә әверелерсез, – дип аңлатты Барда үрмәкүч.

– Син безнең белән барырга тиеш! – дип, кискен әйтеп куйды Марат.

– Әлбәттә, мин дә сезнең белән барам. Сезнең ярдәмегез белән мин үземнең патшалыгымны кире кайтарырмын. Тик безгә ашыгырга кирәк. Кич җиткәнче мәгәрәгә барып җитәргә тиешбез, – диде Барда һәм шешәне малайларга сузды.

Шешәдәге суны иң беренче булып Таһир йотып куйды һәм бер мизгел эчендә күз алдыннан югалды. Камил белән Марат, аптырап:

– Таһир, Таһир! Син кайда? – диештеләр.

– Дусларым! Мин сезнең яныгызда. Минем белән барысы да әйбәт, – диде Таһир.

– Марат, Камил, безгә ашыгырга кирәк. Сез дә шушы тылсымлы суны йотып куегыз, – дип, Барда шешәне малайларга сузды.

Бер йотым судан соң Марат белән Камил дә күздән югалдылар.

Алардан соң Барда үрмәкүч тә, бармакларын шартлатып,  күзгә күренми торган җан иясенә әверелде. Хәзер инде тирән базны саклаучы явыз үрмәкүчләр аларны күрә алмый иде.

– Дусларым, безгә ашыгырга кирәк! – дип, Барда дивар буйлап үрмәләп китте. Базның капкачына менеп җитүгә, пәрәвез җебен малайларга атты һәм баз капкачын ачып җибәрде.

– Шушы җеп буйлап югарыга менегез, – диде ул.

Таһир, Марат һәм Камил тиз арада пәрәвез җебе буйлап югарыга үрмәләделәр. Алар менеп җитүгә, Барда базның капкачын ябып та куйды.

– Ниһаять, без барыбыз да ирекле! Хәзер инде Кәртәнең тылсымлы ташын табарга һәм аны юк итәргә тиешбез, – дип, шатланып кычкырып җибәрде Камил.

– Сабир! Кайда икән безнең дустыбыз? – дип, ямансулап сорады Таһир.

– Сабир белән барысы да әйбәт. Борчылмагыз! Тиздән очрашырсыз. Тик безгә ашыгырга кирәк! – дип тынычландырды Барда.

Шул сүзләрне әйтеп бетерүгә, ул янәдән бармакларын шартлатты. Бер мизгел эчендә, алар барысы да Акка тавында урнашкан караңгы, куе урман эчендә иделәр инде.

 

6 бүлек

Марат, Таһир һәм Камил, шундый караңгы урманны күреп, югалып, хәтта куркып калдылар.

– Курыкмагыз, дусларым. Кайчандыр бу караңгы урман бик якты һәм ямьле иде. Аның яшел агачлары, шау чәчәккә күмелгән аланлыклары Акка тавының иң матур урыннары иделәр. Ләкин шул сихри матурлык бер мизгел эчендә юкка чыкты. Барлык агачлар корып, үсемлекләр шиңеп, кош-кортлар хәлсезләнеп, урман караңгылыкка күмелде, – дип, ямансулап куйды Барда үрмәкүч.

Шул мизгелдә Марат гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:

– Карагыз! Карагыз, дусларым! Нинди зур мәгарә!

Барысы да Марат күрсәткән якка күз ташладылар.

– Чыннан да, бу – мәгарә! Ул гаҗәеп зур һәм биек! – дип кушылды аңа Камил.

– Шуның эчендә саклана икән инде Кәртә патшаның тылсымлы ташы, – дип пышылдады Таһир.

– Әйе, дусларым. Безгә анда керергә һәм ташны юк итәргә кирәк, – диде Барда.

– Ничек мәгарә эченә эләгергә? Кайда аның ишекләре? – дип сорап куйды Марат.

– Мәгарәнең ишекләре дә, тәрәзәләре дә юк. Аның эченә берничек тә эләгеп булмый. Сихри ташын яшергән чакта, Явыз Кәртә аның диварларын сихерләп, ишекләрен бер җан иясенә дә күренми торган итеп ясап куйган, – диде Барда үрмәкүч.

Бу сүзләрне ишеткәч, дуслар тирән уйга баттылар. Бу хәбәр аларны бик борчый иде.

Ләкин Барда үрмәкүч аларны тынычландырырга ашыкты

– Күңелләрегезне төшермәгез! – диде ул. – Менә шушы тылсымлы ташлар ярдәмендә без мәгарәнең төп керү урынын таба алачакбыз, – дип, кесәсеннән бик вак ташлар чыгарды. – Аларны диварга берәмләп атып, мәгарәнең ишеген таба алырбыз.

Барда тылсымлы ташларны дусларга таратты. Алар, берәм-берәм, ташларны диварга ата башладылар. Шактый вакыт үтте. Мәгарәгә керә торган сихри ишек һаман табылмады.

Менә Таһир кычкырып җибәрде:

– Барда үрмәкүч, дусларым! Карагыз! Менә ул мәгарә ишеге! Мин аны таптым! Таш диварга тигәч, анда яп-якты булып җемелдәгән утлар барлыкка килде. Сихри утлар арасында менә шул зур ишек күренде, – дип, Таһир ишеккә күрсәтте.

– Ниһаять, ишек табылды! Әфәрин, Таһир! – дип шатланып, Барда үрмәкүч тылсымлы ишекне ачып җибәрде.

Дуслар тиз арада мәгарә эченә үттеләр. Анда караңгы һәм бик салкын иде. Диварларда янып торган шәмнәр генә юлны аз-маз яктыртты.

Барда үрмәкүч кулындагы соңгы ташчыкны өскә таба ыргытып җибәрде. Кинәт таш яктырткычка әйләнде, һәм бөтен тирә-як балкып китте.

Шул вакыт, бөтен мәгарәне яңгыратып, ниндидер куркыныч тавыш ишетелде.

– Бу сакчы үрмәкүчләрнең тавышы! Мәгарәне һәм анда яшерелгән тылсымлы ташны чит-ят җан ияләреннән көн-төн саклыйлар. Алар бик явыз, күзләренә күренергә тиеш түгелбез, – дип, Барда кесәсеннән алтын төсендәге кечкенә генә капчык чыгарды.

– Бу капчыкта тылсымлы ком бар. Шуның ярдәмендә без бу явыз үрмәкүчләрне юк итә алырбыз. Ләкин, дусларым, сак булыгыз. Үрмәкүчләр сезне күреп өлгергәнче, комны, аларның өсләренә сибеп өлгерергә тиешсез, – дип, Барда үрмәкүч малайларның учларына тылсымлы комны салып чыкты. Һәркем комны кесәсенә салып куйды.

Кинәт мәгарә дивары буйлап кап-кара үрмәкүч үрмәләп чыкты. Аның күзләре кып-кызыл, карашы усал, тешләре бик очлы иде. Шәүләсеннән үк мәгарә эче караңгыланып китте. Бу куркыныч һәм бик зур гәүдәле үрмәкүч малайларга таба якынлашты. Шул вакыт Таһир кесәсеннән тылсымлы комны учына алды һәм мәгарә дивары артына качып, явыз үрмәкүчне көтеп тора башлады. Куркыныч үрмәкүч диварның икенче ягыннан күренүгә, кулындагы тылсымлы комны аның өстенә сибеп җибәрде. Ком бөртекләре бу явыз үрмәкүчне бер мизгел эчендә юк иттеләр.

Дивар артында торган Марат белән Камил сөенечләреннән кычкырып җибәрделәр.

– Таһир! Син бик кыю! – дип, Таһирны кочаклап алды алар.

– Таһир, син, чыннан да, бик кыю малай, югалып калмадың. Явыз үрмәкүчне тиз җиңдең. Афәрин! – дип, аны Барда үрмәкүч тә мактады.

– Тик безгә моннан соң да сак булырга кирәк. Мәгарәдә сакчы үрмәкүчләр бик күп әле. Игътибарлы булыгыз! Алар сезне күреп өлгерергә тиеш түгел! – дип кисәтеп куйды Барда.

Кинәт мәгарәнең икенче ягында ниндидер сихри яктылык барлыкка килде. Дуслар югалып калдылар.

– Нинди сәер яктылык! – дип гаҗәпләнде Камил.

– Ул бик тиз җемелди. Безгә сак булырга кирәк. Күңелем сизә, бу – явыз Кәртәнең тылсымлы ташы, – диде Марат.

Шул мизгелдә җемелдәп торган яктылык кинәт кенә юкка чыкты. Дуслар бу күренештән куркып, катып калдылар. Менә алар янына озын һәм куркыныч булып тоелган бер шәүлә якынлаша башлады.

– Тылсымлы ком! Тылсымлы ком! Тизрәк, дусларым! – дип, Марат кесәсеннән тиз генә комны алды.

Барысы да явыз үрмәкүчне юк итәргә әзерләнде. Ә шәүлә якынайганнан-якыная иде.

Шул вакыт бик таныш булган бер тавыш ишетелде:

– Монда кем бар?!

– Сабир! Сабир! Ниһаять, без сине таптык! Син кая югалдың? Кайларда булдың?! – дип шатланышып, дуслар Сабирны кочаклап алдылар.

– Дусларым, сезне күрүемә мин бик шат! Сезне шундый сагындым! Күп нәрсәләр сөйләргә тиешмен. Тик әлегә ашыгырга кирәк! Безгә явыз Кәртәнең тылсымлы ташын юк итәргә кирәк. Шуннан соң гына өебезгә, туган авылыбызга кайта алачакбыз, – дип җавап бирде Сабир.

– Әйе, Сабирның сүзләре хак! Шушы китап һәм андагы тылсымлы сүзләр ярдәмендә без явыз Кәртәнең ташын эзләп табып, аны юк итә алачакбыз, – дип, Барда үрмәкүч Сабир кулындагы тылсымлы китапка күрсәтте.

– Әйе, бу китап, чыннан да, безгә булышачак. Анда язылган тылсымлы сүзләр ярдәмендә без Камра илен элеккеге хәленә кайтарып, анда яшәгән җан ияләрен явыз Кәртәнең әсирлегеннән коткаргач гына, өебезгә кайта алачакбыз. Әйдәгез, ашыгыйк! Ташка алып барган юлны тизрәк табыйк! – дип, Сабир тылсымлы китапны ачып җибәрде.

 Бер мизгел эчендә китап сихри алтын утларга күмелеп җемелди башлады. Мәгарәнең диварлары да, мәгарә үзе дә яп-якты булды.

– Нинди тылсымлы яктылык! – дип сокланып куйды Камил.

– Карагыз, карагыз! Анда нәрсәдер бар! – дип кычкырып җибәрде Сабир.

Чыннан да, сихри нурлар эчендә алтын ачкычка охшаган кечкенә генә әйбер ялтыр-йолтыр килеп, һавада җемелдәп тора иде.

– Дусларым, ниһаять, без алтын ачкычны таптык! Кәртәнең тылсымлы ташы кечкенә генә сандыкта саклана. Шушы ачкыч ярдәмендә без ул сандыкны ача алырбыз! – диде Барда үрмәкүч.

Шул мизгелдә алтын ачкыч әкрен генә Сабир янына якынлаша башлады.

– Сабир, тизрәк, ачкычны кулыңа ал. Ул сине сайлады. Димәк, син бу ачкыч белән явыз Кәртәнең сандыгын ача алачаксың, – диде Барда үрмәкүч.

Сабир алтын ачкычны тиз генә кулына алды. Тылсымлы ачкыч Сабир кулында дерелди башлады. Ниндидер сихри көч Сабирны алга таба этәрде. Малай озын һәм караңгы коридор буйлап китте.

Дуслар да, Барда үрмәкүч тә бу күренешкә гаҗәпләнеп, Сабир артыннан ашыктылар.

«Тылсымлы ачкыч безгә юл күрсәтә. Мин бик шат! Ниһаять, Кәртәнең кылган барлык явызлыкларын юк итә алачакбыз», – дип уйлап куйды Барда үрмәкүч.

 

 

7 бүлек

Дуслар тылсымлы таш урнашкан урынга ашыктылар. Ә алтын ачкычтан ургылган сихри көч, юлларын яктыртып, аларны алга этәрде.

Кинәт Сабир кулындагы тылсымлы алтын ачкыч та, аларны алга этәргән сихри көч тә мизгел эчендә юкка чыкты. Бөтен җир куркыныч караңгы томан белән капланды һәм тынып калды.

– Ниндидер тавыш килә. Ишетәсезме, дусларым? Безнең янга нәрсәдер якынлаша, – дип пышылдады Марат.

– Бу – явыз Кәртәнең сакчы үрмәкүчләре. Безгә сак булырга кирәк. Тизрәк комнарыгызны  алыгыз! Игътибарлы булыгыз, – дип кисәтте дусларны Барда үрмәкүч.

– Сакчы үрмәкүч безгә таба үрмәли! – дип кычкырып җибәрде Камил.

Чыннан да, Камил күрсәткән яктан кып-кызыл күзле сакчы үрмәкүч малайларга таба якынлаша иде. Шул мизгелдә Барда үрмәкүч вак ташның якты утлары белән Камил күрсәткән якны яктыртып, кап-кара һәм бик зур сакчы үрмәкүчне күреп алды.

– Тизрәк качыгыз! Ул әле безне күрергә өлгермәде! – дип, Барда үрмәкүч дусларны коридор дивары артына качырды.

Шул мизгелдә Камил кинәт кенә юкка чыкты. Барда үрмәкүч  аны эзләргә кереште, ләкин малай беркайда да юк иде.

– Камил, Камил! Тизрәк, кил безнең яныбызга! Ул сине күрәчәк! – дип, Сабир дустын чакырды.

Учына тылсымлы комны йомарлап, Камил куркыныч сакчы үрмәкүчнең алдында басып тора иде.

– Дусларым! Мин бу явыз үрмәкүчне юк итәргә тиеш, – дип, Камил үрмәкүч өстенә тылсымлы комны сибеп җибәрде.

– Хәзер ул юкка чыгачак! Дуслар... – дип әйтергә дә өлгермәде  Камил, кинәт күз алдыннан үзе  юкка чыкты.

Шул вакыт бер урында катып калган сакчы үрмәкүч, төчкерә- төчкерә, дуслар яшеренеп торган дивар ягына таба үрмәли башлады. Малайлар куркып калды. Кинәт сакчы үрмәкүч тукталды, аны куе томан урап алды. Шул мизгелдә томан эчендә бик көчле тавыш яңгырады. Явыз үрмәкүч юкка чыкты.

– Сакчы үрмәкүч юкка чыкты! Камил тылсымлы комны үрмәкүч өстенә сибеп өлгерде! – дип сөенеп әйтеп куйды Барда үрмәкүч.

– Ә Камил кайда?! Ул да юкка чыктымы?! – дип гаҗәпләнеп сорады Сабир.

– Дусларым, мин сезнең яныгызда. Мин сезне күрәм, әмма сез мине күрмисез, – дип, җавап кайтарды Камил.

– Сакчы үрмәкүч Камилне күреп алып, аны күзгә күренми торганга әйләндерде. Борчылмагыз! Явыз Кәртәнең ташын юк иткәннән соң, бөтен сихер дә юкка чыгачак, – дип тынычландырды дусларны Барда үрмәкүч.

– Камил, без сине кире үз хәлеңә кайтарачакбыз. Борчылма, дустым. Тик безгә ашыгырга кирәк. Явыз Кәртәнең ташын тизрәк табарга кирәк, – дип, Сабир кулындагы китабын ачты.

Тылсымлы китапның җемелдәп торган сихри нурлары кабат бөтен дөньяны яктыртты.

– Алтын ачкыч! Ул яңадан тылсымлы китап өстендә! – дип, Таһир алтын ачкычка төртеп күрсәтте.

Сабир алтын ачкычны кулына алды һәм кыю адымнар белән алга таба атлады. Дуслар да, Барда үрмәкүч тә, Сабир артыннан калмыйча, караңгы коридор буйлап юл тоттылар.

 

8 бүлек

Менә дуслар мәгарәнең иң озын һәм иң якты коридорына килеп җиттеләр. Бу коридорның диварларын пәрәвез сарган, ак кар бөртекләре кебек, нурлар сибеп җемелдиләр. Ә мәрмәр идәннәр бу яктылыктан матур итеп ялтырап торалар. Ул матурлыкка дуслар сокланып карады.

– Карагыз, карагыз! Нинди зур ишек! – дип кычкырып җибәрде Марат.

– Дусларым! Ул төрле төскә кереп, дер-дер калтырап тора! Сак булыгыз! — дип, Камил дусларын кисәтеп куйды.

Менә алар зур һәм биек ишек янына килеп бастылар. Дер-дер калтырап, төсен мизгел эчендә үзгәртеп торган бу ишек малайларга бик куркыныч, шул ук вакытта бик кызык булып күренә иде.

– Дусларым! Без килеп җиттек! Менә шушы ишек артында саклана Кәртәнең тылсымлы ташы. Ниһаять! Без аны таптык! – дип сөенде Барда үрмәкүч.

Ишеккә кагылуга, Сабир кулындагы тылсымлы китап кинәт ачылып китте. Соңгы битендә алтын хәрефләр белән язылган тылсымлы җөмлә ап-ачык күренә башлады.

– Тылсымлы җөмлә! Дусларым, без шушы җөмләне укып ишекне ача алачакбыз! – дип, Сабир тиз генә укый башлады:

– «Сулдан уңга укыйм, тылсымлы ишекне ачыйм. Тылсымлы ишек тизрәк ачыл, безне бүлмәгә күчер».

Укып бетерүгә, ишек әкрен генә ачыла башлады. Бөтен тирә-якны куе һәм бик куркыныч томан каплап алды. Дуслар тагын куркып калдылар.

– Нинди куе томан! Берни дә күренми, – дип, әкрен генә пышылдады Марат.

Шул мизгелдә Барда үрмәкүч кулындагы тылсымлы ташны тиз генә һавага чөйде. Таш, һавада асылынып калып, якты утлар чыгара башлады. Сихри утлар бу куе томанны бик тиз таратты. Шуннан соң дуслар сак кына ишекне ачтылар, һәм, гаҗәпләнеп, аптырап калдылар. Алар алдында, тулысынча үрмәкүч пәрәвезе белән капланган, бик куркыныч зур һәм караңгы бүлмә иде.

– Нинди караңгы бүлмә! Миңа бик куркыныч! – дип пышылдады Таһир.

– Бигрәк куркыныч һәм ямьсез урын... – диде Марат та.

– Нәкъ шушы караңгы бүлмәдә саклана явыз Кәртәнең тылсымлы ташы. Тик сак булыгыз, дусларым. Кәртә безнең монда икәнебезне сизәргә тиеш түгел, югыйсә, ул безне юк итәчәк, – дип, дусларны куркытып куйды Барда үрмәкүч.

– Синен кулыңдагы тылсымлы алтын ачкыч явыз Кәртәнең ташы сакланган сандыкны ача алачак. Алтын ачкыч һәм тылсымлы китап безгә юл күрсәтергә тиеш, – дип дәвам итте ул.

Шул арада Сабир тылсымлы китапның нәкъ уртасындагы битне ачып куйды.

– Менә шушы сүзләр безгә ярдәм итәчәк!

«Камра илен гизеп,

Тауларга менеп,

Без сандыкны ачтык,

Һәм ташны таптык!» – дип, анда язылганнарны укый башлады.

Шул мизгелдә ниндидер сихри көч Сабирны яңадан алга этәрде. Дуслар, үрмәкүч пәрәвезләрен сыпырып, сак кына Сабир артыннан юнәлделәр.

Кинәт бик куркыныч тавыш ишетелде. Дуслар бер урында катып калдылар. Шул арада Сабир:

– Дусларым, без таптык! Менә ул, тылсымлы таш сакланган сандык! – дип, үз янына чакырды.

– Явыз Кәртә безнең монда икәнебезне белде. Ул тиздән монда киләчәк. Безгә ашыгырга кирәк! – дип, Барда үрмәкүч тә Сабир янына килде.

 

9 бүлек

Пәрәвез белән капланган караңгы бүлмә уртасында, ялт-йолт җемелдәп, кап-кара кечкенә генә бер сандык тора иде. Сандыктан ургылып чыккан салкын һава бөтен тирә-якны суытты.

– Нинди салкынлык! Дусларым, безгә ашыгырга кирәк! Югыйсә, бозга әйләнәчәкбез! – дип ашыктырды дусларны Марат.

– Менә ул тылсымлы җөмлә! Бу җөмләне укыганнан соң барысы да үз урынына кайтачак, явыз Кәртәнең сихере юкка чыгачак. Без җөмләне бергәләп укырга тиеш. Шуннан соң гына ташны юк итә алабыз, – дип, Сабир китапны уртага куйды һәм дусларны сандык янына чакырды.

Менә барысы да сандык янына басты. Дулкынлану хисе биләп алса да, дусларның күңелләре күтәренке иде. Укырга җыенган мәлләрендә Барда үрмәкүч кинәт кычкырып җибәрде:

– Дусларым, явыз Кәртә безнең яныбызда! Ул монда! Тизрәк, ашыгыгыз! Мин аны булдыра алганча тоткарлармын! Ашыгыгыз!

Шул вакыт бүлмәгә үткен тешле, озын аяклы, зур гәүдәле, кап-кара күзле, куркыныч үрмәкүч үрмәләп керде. Бу – явыз Кәртә иде. Аны күрүгә, Барда үрмәкүч Кәртәнең кылган барлык начарлыкларын да исенә төшерде. Күңелендә явыз Кәртәгә карата үпкә хисе көчле иде. Шулай да ул аны аңлады: мондый хәлгә төшүенә Кәртә үзе гаепле түгел. Моның төп сәбәпчесе – тылсымлы таш иде.

Менә явыз Кәртә Барда үрмәкүч каршысына таба үрмәли башлады. Барда шешәдәге тылсымлы суның соңгы тамчысын йотып куйды, һәм Кәртә күзенә күренми торганга әйләнде. Кәртә аны күрмичә, яныннан узып китеп, малайлар ягына борылды.

Дуслар, бергәләшеп, тылсымлы сандык тирәсендә басып торалар. Кәртәне күрүгә, Сабир китапны кулына алды.

– Сабир, мин аны тоткарлыйм. Укы! – дип, Барда үрмәкүч кесәсендәге тылсымлы комны Кәртә өстенә сибеп җибәрде. Әмма тылсымлы ком бөртекләре аның өстеннән бик тиз коелып төштеләр.

Кәртәне туктата алмагач, Барда үрмәкүч бармакларын шартлатып куйды һәм мизгел эчендә кулында пәйда булган вак тылсымлы ташлар явыз Кәртәнең аяклары астына чәчелделәр. Алардан Кәртәнең аяклары тая башлады, ләкин ул үрмәләвен дәвам итте.

Дуслар җөмләне укып бетерүгә, тылсымлы сандык ачылып китте. Аннан ургылып чыккан куе салкын төтен арасыннан ялт-йолт килеп торган кап-кара таш күренде. Таш ямьсез һәм бик куркыныч иде.

– Без ташны таптык! Сабир, без аны тизрәк юк итик! – дип, Камил сөенеченнән кычкырып җибәрде.

Шул мизгелдә Сабир китаптагы иң соңгы җөмләне укый башлады. Аңа дуслар да кушылды:

– «Шушы ташны таптык, җөмләне укып, аны юк иттек».

Кинәт малайларны кап-кара һәм бик куркыныч бер шәүлә каплап алды. Бу шәүлә караңгыланганнан-караңгылана бара иде. Таһир артына борылды һәм явыз Кәртәне күреп алды.

– Дусларым! Качыгыз! – дип кычкырып җибәрде Сабир.

Марат белән Таһир тиз арада сандык яныннан йөгереп китте. Сандык янында берүзе калган Сабир, тылсымлы китабын кулына алып, әкрен генә явыз Кәртәгә таба борылды.

– Сабир! Кач! Тизрәк, кач! – дип, дуслар кире Сабир ягына йөгермәкче булдылар, ләкин Кәртә тиз генә Сабирны эләктереп, тылсымлы китабын аның кулыннан тартып алды.

Дуслар да, Барда үрмәкүч тә бу хәлдән югалып калдылар һәм явыз Кәртә артыннан йөгерделәр.

Кинәт бүлмә уртасындагы сандык эченнән куе төтен ургылып чыга башлады. Ә сандыктагы кара тылсымлы таш, әкрен генә һавага күтәрелеп, сихри нурлары белән бөтен дөньяны яктыртты.

Камилнең:

– Дусларым! Сез кайда? – дигән тавышы ишетелде.

– Бик сәер куе томан. Берни дә күренми, – дип пышылдады Марат.

– Сабир, дустым, син кайда!? – дип кычкырып сорады Таһир.

Сабирдан җавап юк иде. Кинәт бөтен мәгарәне яңгыратып, каты шартлау тавышы ишетелде. Бөтен жир тынып калды.

 – Ни булды!? Дусларым, сез кайда?! – дип сорады Марат, тирә-юньнән дусларын эзләп.

– Без укыган җөмлә ташка тәэсир итте, таш юкка чыкты! Ниһаять, ниһаять, дусларым! Без барыбыз да ирекле! – дип, сөенеченнән кычкырып җибәрде Барда үрмәкүч.

– Камил, син кабат үз халәтеңә кайттың! – дип, Марат белән Таһир Камилне кочаклап алдылар.

Шул вакытта төтен арасыннан килеп чыккан Сабир дуслары янына йөгереп килде.

 – Дуслар, Явыз Кәртә юкка чыкты! Безгә моннан ничек тә чыгу юлын эзләргә кирәк! – диде Сабир.

– Тизрәк, дуслар, ашыгыгыз! – диде Барда үрмәкүч.

Дуслар бүлмәдән йөгереп чыкканда артларыннан бөтен җир дер селкенеп, җимерелә башлады. Диварлардагы шәмдәлләр дә, әйләнә-тирәне каплап алган үрмәкүч пәрәвезләре дә, хәтта түбәдәге ташлар да идәнгә ишелеп төштеләр.

– Дуслар! Мин сезгә булышам! Сез мине шушы афәттән коткардыгыз. Тылсымлы ташны юкка чыгарып, мине аның сихереннән азат иттегез! Минем сезгә рәхмәтем чиксез! – дигән ниндидер таныш булмаган тавыш ишетелде. Бу Кәртә үрмәкүч тавышы иде.  Моңсу күзле, кечкенә гәүдәле, нечкә тавышлы бу үрмәкүч дусларга бик сөйкемле һәм матур булып күренде. Моңа барысы да бик шатланды.

– Ниһаять, барысы да артта калды. Туган илебездә янә тынычлык урнашып, барысы да үз урынына кайтачак, – дип сөенеп уйлап куйды Барда үрмәкүч.

Шул мизгелдә мәгарә эче тагын да ныграк ишелә башлады. Дуслар коридор буйлап чыгу юлын эзләп киттеләр.

– Мәгарә бик тиз жимерелә! Чыгып өлгерә алмаячакбыз! – дип кычкырып җибәрде Таһир.

Кинәт мәгарә түшәмендә ялт-йолт килгән бик тирән упкын барлыкка килде. Дуслар аптырап калдылар. Ә ул упкын тылсымлы портал иде. Аның эченнән Сабир өчен бик таныш булган тавышлар ишетелә башладылар. 

– Сабир! Сабир! Портал янына килегез! Тизрәк! Без сезне чыгарабыз! – дип, патшабикә күбәләк һәм аның матур кечкенә күбәләкләре дусларны порталга чакыралар икән.

Сабир күбәләкләрнең ярдәмгә килүләренә бик сөенде. Ниһаять, ул дуслары белән мәгарәдән чыгып, туган авылына, әти-әнисе янына кайта алачак.

Шул мизгелдә мәгарәнең иң озын коридоры жимерелеп төште. Дуслар тиз арада чиратлашып порталга кереп киттеләр. Иң соңгы булып калган Кәртә үрмәкүч, Барда үрмәкүчкә булышып, порталга керде һәм аны ябып өлгерде. Мәгарә тулысынча жимерелде һәм юкка чыкты.

 

10 бүлек

Дуслар ямь-яшел урманга килеп чыктылар. Бу – Камра иленең урманы иде. Андагы биек агачларда сайраган матур кошлар, сихри бөҗәкләр, челтерәп аккан чишмәләр бу илне гаҗәеп бер дөнья итеп күрсәтә иде.

– Дусларым, рәхим итегез! Сез сихри үрмәкүчләр иле Камрада. Әле кайчан гына караңгылыкка күмелгән илебез кабат нурланды, җанланды. Ниһаять, бар да артта калды. Сезгә рәхмәтебез чиксез! Сез тылсымлы ташны юк иттегез, үрмәкүчләрне әсирлектән коткардыгыз! – дип рәхмәтен белдерде кабат Камра иленең патшасы булган Барда үрмәкүч.

– Дусларым, безнең илебездә сезгә һәрвакыт ишекләр ачык! –дип сүзен дәвам итте Барда үрмәкүч.

– Бик зур рәхмәт сезгә, Барда патша, патшабикә күбәләк. Без сезнең ярдәмегездән башка тылсымлы ташны юк итә алмас идек, – диде Сабир. – Тик без туган авылыбызны, әти-әниләребезне бик сагындык. Безгә алар янына кайтырга кирәк.

– Яхшы, Сабир. Без сезгә өегезгә кайтырга булышырбыз. Тик истә калдыр, бу тылсымлы китапны бер кеше дә күрергә тиеш түгел. Аны саклагыз, – дип аңлатты патшабикә күбәләк.  

Менә ул бармакларын шартлатып куйды. Малайларның аяк астында мизгел эчендә зур һәм бик көчле өермә барлыкка килде. Бу өермә дусларны тиз генә һавага күтәрә башлады.

– Сау булыгыз! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! – дип, һәммәсе дә малайлар белән саубуллашырга ашыкты. 

– Без сезне беркайчан да онытмабыз! – дип кычкырды Камил.

Менә өермә дусларны күккә биеккә күтәрде, һәм алар күздән югалдылар.

Малайлар, мизгел эчендә күктән җиргә килеп төштеләр.

 – Нинди рәхәтлек! Туган урманыбыз! Туган авылыбыз! – дип, шатлыгыннан кычкырып җибәрде Марат.

Дуслар сөенечләреннән өйләренә ничек кайтып җиткәннәрен дә сизмәделәр. Әти-әниләрен, өйләрен, уенчыкларын бик сагынган булсалар да, күңелләрендә ниндидер рәхәт бер сагыш бар иде. Алар күңелләре белән әле һаман да сихри күбәләкләр һәм үрмәкүчләр илендә иделәр. Ә тылсымлы китап дуслар өчен иң зур истәлек булып, имән ботагында сакланачак.

 

Алсу Вәлиева