05 октябрь 2026 13:11
Сәламләү
Октябрь (2026 ел) санының беренче бите.
ДУСТЫМ! Без зур һәм матур илдә – Россиядә яшибез. Ул – бик күп гаиләләр яши торган уңайлы йорт кебек. Һәр гаиләнең яраткан ризыгы, матур киеме һәм үзенчәлекле йолалары, гореф-гадәтләре бар. «Салават күпере»нең әлеге санында без илебез буйлап кечкенә генә сәяхәткә чыгарбыз һәм төрле халыклар белән танышырбыз. Син аларның нинди бәйрәмнәр яратуын, нинди милли ризыклар әзерләвен һәм балалар өчен нинди уеннар уйлап табуын белерсең. Син әзерме? Алайса, тизрәк журнал битләрен ач!