02 декабря 2025 15:28
«Салават күпере» журналының декабрь саны чыкты
Та-дам! «Салават күпере»нең үзенчәлекле, тылсымлы, серле декабрь саны чыкты!
*Эрнст Теодор Гофман буенча «Чиртләвек» әкиятен укы;
*Кыш бабайга хат яз;
*Яңа ел турында шигырьләр укы;
*Яңа ел лампасы яса;
*Тәмле шарлар әзерләргә өйрән;
*Бәйрәмгә битлек яса!
Һәм, әлбәттә, СалаваТIKларга кушылып, «Чыршы әйләнәсендә» җырын җырла!
Яңа елны «Салават күпере» белән бергә каршыла!