Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 октября 2023 10:10

«Салават күпере» журналының язылу кампаниясе бәйрәме

24 октябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда (Габдулла Тукай урамы, 74 йорт) «Салават күпере» журналының язылу кампаниясендә актив катнашкан тәрбияче, укытучыларны бер мәйданга җыйдык.

Казан шәһәре, Лаеш, Биектау, Балтач районнарыннан килгән кунакларыбызны журналыбызның баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина сәламләде, җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. «Саба мендәрләре» остаханәсе әзерләгән милли орнаментлы бүләкләр беркемне дә битараф калдырмады. Чара Г.Тукай әдәби музеена экскурсия белән тәмамланды.

Киләчәктә дә хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип өметләнәбез. Журналларыбызны яратып укуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Барлык фотолар Вконтакте социаль челтәрендә: https://vk.ru/album-33407343_301207221