Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 июля 2024 09:57

«Салават күпере» журналының яңа саны.

Дустым, июль аенда «Салават күпере» журналы сине сулыклар белән таныштырыр.

Бакый исемле бака малаена ияреп, зур сәяхәткә кузгал. Челтерәп аккан салкын чишмә, мул сулы елга, тозлы диңгез һәм иксез-чиксез океан белән таныш! Кызыклы уеннар уйна, биремнәр чиш һәм аларны матур наклейкалар белән тулыландыр! «Нәрсә? Нигә? Ни өчен?» сәхифәсендә смартфонның тарихын, төзелешен өйрән, аннан дөрес итеп файдалану кагыйдәләрен бел. «Табигать баласы» проектында ташлардан дус гаилә яса. «Сәламәт гаилә»дә гимнастика турында укы һәм үзең дә гимнастик күнегүләр ясап кара. Мордва халык әкиятен укы һәм Сочига сәяхәт ит. Тыпыр-тыпыр басып, «Салаватик»лар белән бергә «Әнисә» җырын җырла! Җәеңне матур, күңелле һәм рәхәт итеп үткәр!