Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2025 11:56

«Салават күпере» журналының ноябрь саны

Соры көзне ямьләндереп, «Салават күпере» журналының ноябрь саны чыкты!

Ул  әдәп-әхлак темасына багышлана.
Бу санда сезне кызыклы һәм мавыктыргыч язмалар көтә:
Язучы Лилия Закировадан – «Тылсымлы таган» әкияте;
Нәниләр өчен тәҗрибә – «Тылсымлы пакет»;
Россия халыклары бизәкләре –үзбәк халык бизәге;
Бәби сүз – «Әдәпле уен»;
Нәниләргә дөнья классикасы – Лилиан Мурның «Бәләкәй Янут» әсәре;
«Батырлыкта – матурлык» сәхифәсендә – Шәйхи Маннурның «Яхшы бел!» шигыре;
«СалаваТік»лардан – «Тәмле сүзләр» җыры!
Әле тагын балалар иҗаты һәм фоторәсемнәре, үзбәкчә домино, тәрбиягә багышланган уеннар, наклейкалар да бар!
Тиздән сезнең өйләргә дә килеп җитәр!