Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 декабрь 2025 15:13

«СалаваTik» төркеменең татарча чыршы бәйрәме узды.

15 нче һәм 17 нче декабрьдә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «СалаваTik» төркеменең татарча чыршы бәйрәме узды.

«СалаваТик»ларның яраткан тамашачыларын ел саен Яңа елда зур концерт программасы белән шатландырулары күркәм традициягә әйләнде. Быел да нәни дусларыбыз өчен «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе музыкаль әкият әзерләде.
2021 елдан мондый маҗаралы бәйрәм чарасын балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да көтеп ала.
Быелгы Яңа ел тамашасында «СалаваTik» лардан тыш, «СалаваTik» балалар студиясенә йөрүче сабыйлар да катнашты, алар уку дәвамында туплаган белемнәрен зур сәхнәдә сынап карадылар. «СалаваTik» балалар үзәге икенче ел рәттән уңышлы эшчәнлек алып бара. 50 дән артык бала вокал, хореография, сәхнә осталыгы һәм татар теле юнәлешләре буенча осталыкларын арттыралар. Яңа ел концертында чыгыш ясау алар өчен имтихан кебек, бик дулкынландыргыч. Быелы бәйрәмнең тагын бер яңалыгы булды! 2021 елда «СалаваTik»лар проектында җырлаган, ә хәзер инде «Алма» яшүсмерләр төркеме вокалистлары Булат Талипов, Аделина Хәсәнова һәм Эмилия Галимҗанованы әкияти тамашада актерлар буларак күрә алдык. Кыскасы, бәйрәм шәп узды. 

«СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Рәисе каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 90 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Проектта буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның музыкаль әсәрләре дә башкарыла. «СалаваTik»лар башкарган җыр тестлары, ноталары белән «Салават күпере» журналында ае саен басыла. 

Фото: Салават Камалетдинов