Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 ноября 2023 14:04

«СалаваТик»лар концерты

Яңа ел – могҗизалар вакыты! Ә 2024 елның символы булган Аждаһа, киреләнеп, бәйрәмгә килмәскә булса – нишләргә?

https://kzn.kassir.ru/koncert/salavatik--yaa-el-kontsertyi?erid=2VtzqwCthW1

Ул чакта Яңа ел да, Кыш бабай белән Кар кызы да, бүләкләр дә булмаячак бит! Борчылмагыз, ярдәмгә «СалаваТик»лар ашыга! Татарстанның иң популяр вокаль төркеме солистлары Аждаһаны Галәмгә сәяхәткә чакырыр! Алар гаилә, дуслык, белем, хайваннар һәм әкиятләр планеталарына очар, яңа дуслар табар, иң популяр җырларын җырлар һәм Яңа елны коткарыр!

Яшь артистларның югары дәрәҗәдәге вокаль һәм актерлык осталыгы, матур җырлары, әкиятнең мавыктыргыч сюжеты һәм үзенчәлекле куелышы төрле яшьтәге балаларга һәм өлкәннәргә Яңа елның кабатланмас могҗизасын бүләк итәр.

3 яшькә кадәрге балалар чарага бушлай (әти-әниләре алган билет белән, аерым урын алмыйча) кертелә. Бер олы кеше белән 3 яшен тутырмаган бер бала гына керә ала. 3 яшьтән аерым билет сатып алырга кирәк.