Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июля 2024 12:31

Сөт елгасы

Безнең Маша ботка яратмый. Әнисе ботка пешереп китердеме, елый ук башлый: «Әйем, әйем, ашамыйм, ашамыйм», — ди.

Беркөнне Машаның әнисе кашык алды да ботка эчендә елга ясады. Шул елгага сөт салды. Тәлинкә эчендә сөт елгасы ага башлады.
— Йә, кызым, сөт елгасын ашап кара әле, — диде әнисе.
Маша, куана-куана, сөт елгасын ашый башлады. Елганың ярын каба да сөт эчеп җибәрә, ярын каба да сөт эчеп җибәрә.
Менә кызык!
Караса, тәлинкәдәге ботканы ашап та бетергән ич!
Я. Тайц