Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 января 2024 11:31

Светофор

Светофорның төрләре бик күп.

Светофор фонарьгә охшаган. Ул төрле төстәге утлары ярдәмендә җәяүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә хәбәр биреп тора, аларга бер-берсенә комачауламаска булыша, юл һәлакәтләреннән саклый.

Светофорның төрләре бик күп. Транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен аерым светофорлар кулланыла. Транспорт светофорының утлары өчәү, ә җәяүлеләр светофорыныкы икәү. Әле тагын велосипедчылар, тимерьюл һәм елга транспорты өчен махсус светофорлар була. 

Светофорның  төсләре нәрсәне аңлата соң? Кызыл төс – туктап тор, сары яисә кызгылт-сары төс – игътибарлы бул, яшел төс – юл аркылы чыгарга ярый дигәнне белдерә.

Беренче светофор 1868 елның 10 нчы декабрендә Лондонда барлыкка килә. Ул Британия парламенты бинасы каршына куела. Аны инглиз инженеры Джон Пик Найт уйлап таба. Мондый светофор белән махсус кеше идарә итә. Ул, каешларны тартып, светофорның укларын төшерә һәм күтәрә торган була. Төннәрен укларны әйләнеп йөри торган газ фонаре алыштыра. Ул хәрәкәтне туктату өчен кызыл, ә рөхсәт итү өчен яшел төсне кабыза.

1914 елда Америкада яңа электр светофорлары уйлап табыла. Бары тик кызыл һәм яшел төсе булган бу җайланмалар белән полиция хезмәткәрләре идарә итә. Ә менә ун елдан ГАррет МОрган беренче автоматлаштырылган өч төсле светофор уйлап таба. Үз җайланмасы турында сөйләгәндә, ул светофорның юлдагы барлык кешеләрне тигезли алуы турында әйтә. Чыннан да, светофорның кызыл төсе байларны да, урта хәллеләрне дә, ярлыларны да туктарга мәҗбүр итә.

Дустым, син дә, юл аркылы чыкканда, сак бул! Светофорда яшел ут кабынганын көт. Аннары сул һәм уң ягыңа кара. Хәзер инде юл аркылы чыксаң да була!