Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 октябрь 2026 13:28

Татар халкы турында

Октябрь (2026 ел) санының бишенче бите.

Татарлар Россиядә яшәүче халыклар арасында сан буенча икенче урында тора. Алар биш миллионнан артык. Татарларның иң күпләп яшәгән җире – Татарстан. Татарстанның башкаласы – Казан.

Татар халык ризыклары бик тәмле һәм күптөрле. Эченә ит, бәрәңге һәм суган салынган өчпочмак – аларның иң билгелесе.

Татар халкы бик моңлы һәм музыкаль. Яраткан милли уен кораллары – курай.

Татарларның яраткан бәйрәмнәре – Сабантуй. Аны чәчү эшләре тәмамлангач үткәрәләр. Ат чабышлары, көрәш, баганадан өскә үрмәләү, йомырка салынган кашык кабып узышу, капчык белән сикерү – бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре.