Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 января 2024 11:45

«Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинары.

Казан Мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештырды.

Чара 25 нче гыйнвар көнне Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеенда узды.
Семинарда спикер буларак Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров, һәм шулай ук, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы Ризванов әлеге чарада чыгыш ясадылар.
Без дә «САБАНТУЙ» һәм «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» редакцияләре әлеге чарада үзебезнең журналларыбыз һәм мультимедиа китапларыбызның күргәзмәсен оештырдык! Күркәм семинарның шаһитләре булырга чакырган 11нче күппрофильле лицейга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!