25 ноября 2024 10:04
«Туган як» 1 нче мәктәпкүләм эзләнү конференциясе
Казан шәһәре Совет районының 95 нче табигый-фәнни лицеенда «Туган як» 1 нче мәктәпкүләм эзләнү конференциясе узды.
Катнашучылар ике номинация буенча чыгыш ясады: «Минем гаиләнең күренекле кешеләре», «Дело мастера боится». Һәр катнашучы ныклап әзерләнгән, һәр эзләнү эше кызыклы, мәгънәле, эчтәлекле булды. Жюрида Г.Тукай әдәби музее җитәкчесе, «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре Гөлнара Хәйдәрова, Гүзәл Зиннәтуллина катнашты. Жюри эшләрне игътибар белән карады, тиешле нәтиҗәләрне чыгарды. Һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды. Әлеге конференцияне оештырган лицей директоры Гөлгенә Мөнир кызына, оештыручы Гөлназ Шамил кызына рәхмәтебезне җиткереп калабыз.