04 марта 2024 11:23
Туган көн
«Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга.
Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында 0-7 яшьләрдәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Март аенда журналыбызга 34 яшь тула! Журналыбызга озын гомер һәм сез - укучыларыбызны сөендереп, әле күп еллар басылуын телибез!