Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 марта 2025 13:33

Туган көнең белән, «Салават күпере»!

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинг-залында «Салават күпере» журналының 35 еллыгы уңаеннан бәйрәм конференциясе узды.

«Салават күпере» журналына 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр нигез сала. Журналның беренче саны 1990 елның март аенда басылып чыга. Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә.

Ел саен журнал битләрендә һәм электрон чыганакларда укучылар өчен күпләгән конкурслар үткәрелә. Конференция кысаларында бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларны бүләкләү дә планлаштырылган иде.

Менә алар:

  1. «Табигать баласы» бәйгесендә җиңү яулаган Рамзан Акшов (67 нче балалар бакчасы, Казан);
  2. «Мин спортчы» бәйгесендә җиңеп чыккан Әмир һәм Аяз Гобәйдуллиннар (Азнакай);
  3. «Сәламәт гаилә» бәйгесе җиңүчесе Алинә Әскәрова (Кукмара);
  4. «Яраткан гаиләм» бәйгесендә җиңү яулаган Вера Крестникова (24 нче балалар бакчасы, Казан) һәм Лиана Нургалиева (67 нче балалар бакчасы, Казан).
  5.  «Салават күпере» журналына языл – Циркка билет от!» бәйгесенең җиңүчесе Ризәлә Гарипова (Казан)

«Салават күпере» журналы бик күп еллар үзенең югары тиражы белән дә билгеле. Тиражның зур бер өлешен альтернатив язылучылар тәшкил итә. Бу вакытта язылу бәясе түбәнрәк була, ә күпләп язылучыларга редакция хезмәткәрләре журналны үзләре китереп бирә. Альтернатив язылуда, әлбәттә, актив тәрбиячеләрнең дә роле зур. Мондый тәрбиячеләр, әти-әниләр белән эшләп, аларга журналның әһәмияте турында сөйлиләр, язылу процессын активлаштыралар. Конференциядә 70 тән артык данә журналга язылган тәрбиячеләрне бүләкләү дә каралган иде.

Конференция «СалаваTik»лар чыгышы һәм бәйрәм тортын кисү белән тәмамланды. 

Фотолар Татар-информ сайтыннан: https://tatar-inform.tatar/photo/salavat-kupere-zurnalynyn-35-ellygyna-bagyslangan-matbugat-konferenciyasennan-fotoreportaz-5854119