Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 ноября 2024 09:58

Тукайны сагыну

Хәерова Энҗе Илдар кызы шигыре.

Тагын язлар килде, апрель җитте.
Күңелем, Тукай, сине сагына.
Туган якларыңны күрим диеп,
Чыгып киттем Кырлай ягына.

Яшел чирәм баскан сукмаклардан
Йөрим әле таңнар атканда.
Су анасын, бәлки, күреп булыр,
Чәчен тараганда басмада.

Матур уйлар, төсле хыяллар
Йөрәгемдә урын алалар.
Күлмәкләре белән балык сөзә
Инеш тулы бала-чагалар.

Күбәләкләр оча киң болында,
Нәни Апуш алар янында.
Шүрәлеләр урман аланында
Сөйләшәләр Былтыр хакында.

Хыял канатында тирбәлдем
Матур-матур уйлар эчендә.
Туган якның газизлеген тойдым
Тылсымлы мизгелләр кичендә.

Рәхмәт, Кырлай, нәни Апушыңны
Сыйдыргансың җылы куеныңа.
Әкият тулы серле дөньяң аны
Озата барган гомер юлында.