«Уеннар сандыгы» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Бүген «Татмедиа» АҖ брифинг залында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Салават күпере» журналын методик әсбап буларак куллануга багышланган махсус конференция узды. Әлеге чара мәдәни-тел материалларын белем бирү процессына нәтиҗәле кертү тәҗрибәләрен күрсәтү һәм тәрбиячеләрнең һөнәри үсешен хуплау максатын куйган иде.
Конференция оештыруның төп сәбәбе – 2025 елның апрель санында игълан ителгән «Уеннар сандыгы» конкурсы. Аның максаты – журналны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә куллануның иң яхшы методикаларын ачыклау һәм тарату.
Конкурс шартлары буенча балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең эшчәнлекләрендә «Салават күпере» журналын ничек кулланулары турында видеоматериаллар тәкъдим итәргә тиеш иде. Катнашучылар уен һәм үстерешле шөгыльләр белән уртаклаштылар, журнал аша балаларда туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү алымнарын күрсәттеләр.
Конкурска республиканың төрле почмакларыннан 50 эш кабул ителде. Жюри әгъзалары – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар басмалары вәкилләре – барлык гаризаларны җентекләп өйрәнеп, иң кызыклы һәм нәтиҗәле 14 тәҗрибәне сайлап алдылар.