Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 октябрь 2026 13:48

«Ватан диеп атала» һәм «Колач җитмәс илебез» шигырьләре

Автор - Владимир Степанов.

ВАТАН ДИЕП АТАЛА

Ватан диеп атала

Без яшәгән матур өй,

Әни белән атлаган

Каенлы юл, моңлы көй.

 

Ватан диеп атала

Башаклар шаулаган кыр,

Җылы кичләр, бәйрәмдә

Яңгыраган таныш җыр.

 

Ватан диеп атала

Һәркемнең туган ягы,

Зәңгәр күкне иңләгән

Илебезнең байрагы.

 

КОЛАЧ ҖИТМӘС ИЛЕБЕЗ

Әгәр озак-озак итеп

Очкычта очып барсак,

Әгәр озак-озак итеп

Илебезгә күз салсак,

 

Күрербез зур шәһәрләрне,

Урман, дала, чүлләрне,

Океан киңлекләрен һәм

Таулар, елга, күлләрне…

 

Эссе, салкын яклар булган

Чиксез офык күрербез.

Шул чакта Ватаныбызның

Олылыгын аңларбыз –

 

Ленар Шәех тәрҗемәсе.

Фәридә Ризаева рәсеме.