Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 декабря 2023 14:16

Ылыслы агачлар

Чыршы, нарат, ак чыршы, эрбет, артыш, кипарис... Бу агачларны без «ылыслы агачлар» дип атыйбыз. Аларның яфраклары урынына яшел һәм очлы ылыс бөртекләре үсә. Мондый агачлар көз көне ылысларын коеп бетерми, шуңа күрә җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да ямь-яшел булып кала.

Чыршы, нарат, ак чыршы, эрбет, артыш, кипарис... Бу агачларны без «ылыслы агачлар» дип атыйбыз. Аларның яфраклары урынына яшел һәм очлы ылыс бөртекләре үсә. Мондый агачлар көз көне ылысларын коеп бетерми, шуңа күрә җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да ямь-яшел булып кала.

Ылыслы агачлар безнең планетабызда бик күп еллар элек, әле Җирдә кешеләр яшәмәгән вакытта ук барлыкка килгән. Мәсәлән, Швециядәге «Карт Тикко» дигән чыршыга 10 мең яшь!

Ылыслы урманнар – бик күп бөҗәкләр, хайваннар һәм кошларның өе дә әле ул. Кырмыскалар җиргә коелган ылыс бөртекләреннән зур оялар төзи. Аюлар сынган яисә киселгән чыршы төбендә өн казый. Тиен ылыслы агач куышында оя кора. Тукран чыршы яисә нарат күркәләрен һәм кайры кортларын, ә поши яшь нарат ботакларын ашый. Кыр тычканы күркәләрдәге орлыклар белән туклана. Кышын ылыслы урман хайваннарны һәм кошларны салкыннан саклый. Чукыр дигән кош, мәсәлән, кыш көне куе чыршы ботакларында оя кора һәм бала чыгара. Ә куян салкын бураннардан яисә ерткыч хайваннардан саклана.

Ылыслы агачларның кешеләргә дә файдасы бик зур. Нарат йортлар һәм зур кораблар төзү, йорт җиһазлары ясау өчен менә дигән материал. Ылыслы агачлардан уенчыклар һәм музыка уен кораллары ясыйлар, кәгазь һәм карандашлар, теш пастасы, сабын һәм кремнар җитештерәләр. Ә тагын ылыслы агачлар – бик яхшы ягулык.

Ылыс бөртекләрендә һәм күркәләрдә салкыннан саклый торган С витамины бар. Алардан дарулар ясыйлар, татлы кайнатма пешерәләр. 

Дустым, синең гәрәбәдән ясалган бизәнү әйберләрен күргәнең бармы? Бу кыйммәтле минерал ылыслы агачларның катып калган сумаласы ул!

Тәмле исле матур чыршыны Яңа елның иң төп бизәге дип саныйлар. Шулай да без сиңа бәйрәмгә ясалма чыршы сатып алырга киңәш итәбез. Чөнки агачны кисүе генә җиңел, ә үстерүе бик авыр! Зур булмаган бер чыршы үстерү өчен 1015 ел вакыт кирәк!