Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2023 06:38

Журналыбызның ноябрь саны чыкты

«Салават күпере» журналының ноябрь саны безнең иң якын, иң кадерле кешеләребезгә – туганнарыбызга, яраткан гаиләбезгә багышланган.

Әниләр турында әкият укы! Зөбәйдәнең гаиләсе белән таныш! Хайваннарның, үсемлекләр һәм кошларның гаиләләре турында бел. Гөмбәләр патшалыгына сәяхәт ит! Кызыклы уеннар уйна, биремнәр чиш, аларны төсле матур ябыштыргычлар белән тулыландыр. Әби-бабай, әти-әни, абый-апа, эне белән сеңел турында матур һәм җиңел шигырьләр укы! «Күңелле әлифба» сәхифәсендә Н хәрефен укырга һәм язарга өйрән. Милли курчакны татар һәм рус халык киемнәренә киендер. «СалаваTik»ларга кушылып, «Яратыгыз» җырын җырла! «Салават күпере» белән яңгырлы көзне дә күңелле итеп үткәр!