«Уткүзкәй» (икенче кечкенәләр төркеме)
Максат: светофор сигналларын өйрәтү. Белем бирү бурычлары: баларны светофор белән таныштыру; төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту. Үстерү бурычлары: күреп һәм ишетеп кабул итүне үстерү. Тәрбияләү бурычлары: игътибарлылык тәрбияләү. Материал: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы», «Адымнар нык, юллар имин булсын!» (методик кулланма), Т. Шакирова «Юл...
Максат: светофор сигналларын өйрәтү.
Белем бирү бурычлары: баларны светофор белән таныштыру; төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.
Үстерү бурычлары: күреп һәм ишетеп кабул итүне үстерү.
Тәрбияләү бурычлары: игътибарлылык тәрбияләү.
Материал: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы», «Адымнар нык, юллар имин булсын!» (методик кулланма), Т. Шакирова «Юл хәрәкәте билгеләре», «Уткүзкәй» (методик кулланма).
Җиһазлау: киселгән хәрефләр, плакатлар, медальләр, киселгән өч чәчәк, ак картон, клей карандаш, төсле кәгазь, геометрик фигуралар.
ТСО: магнитафон, диск.
Шөгыль барышы:
Шөгыль булачак бүлмәгә әби керә.
Әби: Исәнмесез, улларым һәм кызларым!( Кунаклар белән исәнләшү)
Сезне сагынып авылдан килдем.
Балалар, бүген мин сезгә «Өч чәчәк» дигән әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз: алар нинди төстәге чәчәкләр?
Нинди яхшылык эшләгәннәр?
Борын-борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл, сары һәм яшел.Чәчәкләр бер-берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.
Беркөнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле бу вакытта светофор булмаган. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре килгән. Уйлаганнар, уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: «Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз да урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз». «Ничек итеп көйлисез?» – дип сораганнар кешеләр.
«Ә сез әйбәтләп тыңлап торыгыз», – дигәннәр чәчәкләр. Кызыл чәчәк әйткән: «Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз». Сары чәчәк әйткән: «Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез». «Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз», – дигән яшел чәчәк.
Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән урамда светофорлар яна башлаган.
Өч дус бергә:
Светофор ул – безнең өй,
Өчебез дә бертуган,
Дөрес юл йөргән балага
Йөзебез якты һаман.
Әкият эчтәлеге буенча сораулар:
Чәчәкләр нинди төсләрдә булганнар?
Урамда алар нинди хәл күргәннәр?
Кызыл ут янганда, кешеләр нишлиләр?
Яшел ут янганда, нәрсә була?
Ә сары ут янса нишләргә кирәк?
Тәрбияче ( светофор рәсемен күрсәтеп): Балалар, менә бу – светофор. Аның өч төсле уты бар. Карыйк әле, нинди утлар икән ул? ( Кызыл, сары, яшел.) Мин кулым белән нинди төсне капладым? ( Яшел төсне.) Ә хәзер?
(Кызыл.)
Тәрбияче белемнәрне тикшерү өчен сораулар бирә:
Светофорның нинди уты янганда, юлны аркылы чыгарга мөмкин?
Светофорның нинди уты янганда, юлны чыгарга ярамый? Ни өчен?
Уен. «Кем тизрәк?» уены.
Геометрик фигуралар бирелә. Балалар тиз вакыт эчендә дөрес итеп, светофор төзергә тиешләр.
Тәрбияче: Балалар, сез светофор турында шигырьләр беләсезме?
(Балалар светофор турындагы шигырьләрен сөйлиләр.)
1 нче бала:
Светофор
Һәр баланы күзәтә.
Юлны аркылы чыгарга,
Юл йөрергә өйрәтә.
2 нче бала:
Кызыл утыны яндырса,
Туктап кал син, ашыкма.
3 нче бала:
Яшел ут янганда гына,
Чыгарга кирәк юлны.
4 нче бала:
Сары утны яндырса,
Игътибарлы, әзер бул!
5 нче бала:
Күзәтеп басып тора
Светофор агабыз.
Юлга чыкканда, без
Аңа карап алабыз.
6 нчы бала:
Үзе усал, үзе җитди
Сакта тора светофор
Әйтеп тора өч сүзне.
7 нче бала:
– Кузгалма! – ди кызыл күз,
– Сабыр! – дия сары күз,
– Ярый! – дия яшел күз.
8 нче бала:
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир,
Үзе усал, үзе кырыс,
Үзе безгә якын дус.
9 нчы бала:
Светофорга кара син,
Тора ул сакта.
Чыгарга кирәк юл аша,
Яшел ут янган чакта.
10 нчы бала:
Урам чатында тора
Өч күзле бер карачкы.
Урамнар кисешкән чатта
Булыша безгә, күрче!
Тәрбияче: Нинди өч сүз икән ул, балалар?
Балалар:
Кызыл төс – ярамый,
сары төс – кисәтә,
яшел төс – ярый, рөхсәт итә.
Аппликация
Балалар өстәл артына утыралар; һәрберсенең кулларында – ярты альбом бите, кызыл, сары һәм яшел төстәге түгәрәкләр. Балаларның игътибарларын төсләрнең урнашу тәртибенә юнәлдерергә: кызыл төс өстә, яшел төс аста, ә сары төс – уртада. ( Дәрес ахырында башкарган эшне карыйлар һәм анализ ясыйлар).
Шөгыль ахырында «Өч төс» дигән уен уйнала.
Тәрбияче төрле төсләр күрсәтә. Кызыл төс күрсәтсә, балалар тик торалар. Сары төс күрсәтсә, аякларын күрсәтәләр. Яшел төс күрсәткәндә матур итеп бииләр.
Шәрәфетдинова Лилия Рәис кызы,
Питрәч районы «Каенкай» балалар бакчасының
югары квалификацияле тәрбиячесе.