Алтын көз
(Уртанчылар төркеме балалары өчен) Максат: балаларны көзге табигатьтәге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү. Табигатьнең матурлыгын, төсләрнең төрлелеген күрергә өйрәтү. Кайбер агач үзенчәлекләрен, яшелчәләрне кабатлау. Тәрбия бурычлары: -табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - туган якның табигате, яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту; - сөйләм телен баету. Методик алымнар: күрсәтмәлелек, яңа сүз, сораулар бирү, уен...
(Уртанчылар төркеме балалары өчен)
Максат: балаларны көзге табигатьтәге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү. Табигатьнең матурлыгын, төсләрнең төрлелеген күрергә өйрәтү. Кайбер агач үзенчәлекләрен, яшелчәләрне кабатлау.
Тәрбия бурычлары:
-табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
- туган якның табигате, яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту;
- сөйләм телен баету.
Методик алымнар: күрсәтмәлелек, яңа сүз, сораулар бирү, уен алымы, җыр, физминутка, йомгаклау.
Ярдәмлек: күрсәтмә материаллар, мольберт, фетрдан ясалган агач, яфраклар, җимеш һәм яшелчәләр, төсле яфраклар, агач күркәләре, тәлгәшләр. Уенчык яшелчәләр, киселгән рәсемнәр.
Шөгыль барышы
Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек?
Балалар: Исәнмесез! Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче: (Балаларга тартманы күрсәтеп). Балалар, минем кулымда серле тартма. Аның эчендә нәрсә бар икән? Әйдәгез, ачып карыйк. (Тартма эчендә төсле яфраклар, миләш тәлгәше, агач күркәләре). Балалар, нинди матурлык! Бу кайсы ел фасылы икән?
Балалар: Көз!
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Көз көне табигать торышы ничек үзгәрә? Әйдәгез әле, уйлап карыйк? Бүген тышта нинди һава торышы?
Балалар: Болытлы, яңгырлы, салкын, җил.
Тәрбияче: Дөрес. Әйдәгез, көз нигъмәтләрен тагын бер карап чыгыйк. (Тартманы карыйлар.) Балалар, бу миләш тәлгәше. Анын яфраклары парлы булып урнашкан, көз көне аеруча матур төсләрдә була. Бу яфракта нинди төсләр күрәсез?
Балалар: Яшел, кызыл, сары.
Тәрбияче: Ул шундый матур, кызыл сәйләннәрдән тора. Бу сәйләннәр сәламәтлек өчен бик файдалы. Аны салкын тигәндә эчәләр. Миләш агачын борынгыдан бик яратканнар, аның турында күп җырлар чыгарганнар. Балалар, сезгә дә ошыймы бу тәлгәш?
Балалар: Әйе, ошый.
Тәрбияче: Тәлгәштән бик матур төймә килеп чыгар иде, шулаймы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Болары балалар, агач күркәләре. Анда агачнын орлыклары урнашкан. Монсы кәстәнә (каштан). Аны шулай ук балалар бик ярата. Яфрагы нинди матур, зур. Сезгә дә ошыймы? Аларны без ничек куллана алыр идек?
Балалар: Алардан төрле кул эшләнмәләре ясап була. Математикада санарга өйрәнгәндә куллансак була.
Тәрбияче: Дөрес балалар. Әйдәгез, бүген урамга чыккач, аларны җыеп керик. Ә хәзер балалар бераз ял итеп алыйк. (Физкультминут)
Җил исә-исә –исә,
Агачларны селкетә.
Җил тыны-тына-тына,
Агачлар зуур үсә.
Бераз ял итеп алдык, инде хәзер уйнап алыйк. Менә бу агачка (фетрдан) 4 яфрак ябыштырыйк. Аңа өч алма куябыз. (Балалар санап куялар. Бик матур алмагач килеп чыкты. Алма нинди төстә була ала?
Балалар: яшел, кызыл, сары.
Тәрбияче: Бик дөрес. Инде астарак кыярлар һәм кишерне дә урнаштырыйк. Ничә кыяр? Ничә кишер булды балалар? (Балалар җавап бирә). Нинди матур бакча килеп чыкты. Шулаймы балалар! Әйдәгез, түгәрәккә басып бакча турында җыр җырлыйк.
(Җыр “Бар матур бакча”).
Тәрбияче: Балалар, монда ниндидер рәсемнәр бар. Алар бер дә аңлашылмыйлар. Әйдәгез ул рәсемнәрне җыеп, нинди рәсем килеп чыкканын атыйк. (Балалар берәм-берәм көзгә кагыышлы рәсемнәрне җыеп атап чыгалар).
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләштек? Ул нинди үзенчәлекләргә ия? (Балалар җавап бирә).
Әйдәгез, урамда йөргәндә табигатебезгә игътибарлы булып, агачларны сындырмыйча, кошларны куркытмыйча, чүпләрне теләсә кая ыргытмыйча, табигатебезне яратыйк. Ул безнең өебез!
ЗАХАРОВА Гөлназ Ринат кызы,
Казан шәһәре 207 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбияче