Кыз баланың битен эт тешләгән
Чаллыда эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә....
Чаллыда эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә. Табиблар аның сәламәтлек торышын уртача авырлыктагы тотрыклы итеп бәяли.Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда сугышчан эт кыз балага һөҗүм иткән. Йөзе җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә китергәннәр. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге мәгълүматны, полиция тикшерүен җәлеп итеп, тикшерергә кушты.