Кечкенә генә бер авылда яшәгән, ди, бер әби. Әби инде карт булган, күпләп маллар асрый алмаган. Аның өендә бер песие, ә ишегалдында әтәче һәм өч тавыгы булган. Әби песигә Йомшакбикә дип исем кушкан. Ул өйне тычканнардан саклаган, әби оекбашлар бәйләгәндә, янында утырган, йомгаклары белән шаярган, аларны тәгәрәтеп сикерә-сикерә уйнаган. Тәрәзә төбендә кояшта кызынган. Әби аны бик яраткан, тәмле ризыклар белән сыйлаган.
Җәй көннәрендә ишегалды гөрләп торган. Әтәч иртә таңнан әллә кайларга яңгырарлык итеп кычкырган, ә тавыклар үз вакытлары җиткәч кыткылдашканнар, ишегалдындагы утын сараенда оя ясап, чиратлашып йомырка салганнар.
Шулай матур гына яшәгәндә, беркөнне әби, сарайга чыкканда, аягы таеп егылган. Шуннан соң бик озак урын өстендә яткан. Йомшакбикәгә бик күңелсез калган. Аның тычканнар да тотасы килмәгән, ашарына да бирүче булмаган.
Тавыклар көн саен йомырка салганнар, аларны да җыючы булмаган. Шулай беркөнне песи уйга калган: болай өйдә ач ятсам эшләр харап, нидер эшләргә кирәк. Тик нишләргә? Бер көн уйлаган, биш көн уйлаган ул. Ә әби һаман авырый, тавыклар көн саен йомырка сала икән. Беркөнне тавыклар йокларга яткач, песинең башына “Ауга чыгарга кирәк” дигән уй килгән. Ул сөенеченнән хәтта мыраулап та алган.
Икенче көнне кич җиткәч, Йомшакбикә ауга чыгып киткән һәм тавыклар йомырка сала торган ояны эзләргә керешкән, әмма таба алмаган. Шуннан аптырап өйгә юнәлгән.
Көндез тавыкларның кайда йомырка салганнарын күзәтеп торган да кичен тагын ауга чыгып киткән. Бу юлы инде теләгенә ирешкән: оядан берничә йомырканы эләктергән. Бу эш аңа ошап киткән.
Тавыклар гына аптырашта калганнар. Көн саен йомырка салабыз, нишләптер бер дә артмый, кая китә икән бу йомыркалар дип баш ваткан алар. Шунда бер тавык төнлә ояны сакларга кирәк дигән фикер әйткән. Бу сүз белән башка тавыклар да ризалашканнар. Тик сүзләрендә тора алмаганнар, кич җитүгә, кунакчада йокыга киткәннәр. Иртән бу хәлне әтәчкә сөйләп биргәннәр. Әтәчнең моңа бик ачуы килгән. “Сездән булмас, үзем саклыйм, җебегәннәр”, – дигән ул аларга.
Менә Йомшакбикә көндәгечә ауга чыккан, ләкин оя янына килеп җитүгә, аны әтәч күреп алган да бар көченә чукырга тотынган. Йомшакбикә әтәчтән көч-хәл белән котылган һәм мизгел эчендә өенә кереп киткән. Хәзер әби күзенә ничек күреним дип, оялудан, таң атканчы ук, урманга чыгып качкан.