Мәзәк — күңел ачкычы
Хәрефен белә — Бабай, шушы китапны гына укып бирче әле миңа, ә! — И балам, бик укыр идем дә, күзләрем хәреф күрми ләбаса. — Хәрефне үзем дә күрәм мин, син миңа бары сүзләрен генә укып бир аның. Саф һавада йөри — Шамил, нигә дәрескә килмәдең?...
Хәрефен белә
— Бабай, шушы китапны гына укып бирче әле миңа, ә!
— И балам, бик укыр идем дә, күзләрем хәреф күрми ләбаса.
— Хәрефне үзем дә күрәм мин, син миңа бары сүзләрен генә укып бир аның.
Саф һавада йөри
— Шамил, нигә дәрескә килмәдең?
— Башым авыртты.
— Авырткач, нигә соң урамда эт куып йөрисең?
— Укытучы апа әйтте ич: башыгыз авыртса, саф һавага чыгыгыз, диде.
— Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең?
— Ут юк иде.
— Ә телевизор карадыңмы соң?
— Аны бит мин караңгыда карадым.
Берсе дә тик тормаган
Әниләре эштән кайтып керүгә, аны балалары уратып алалар да ул югында ниләр эшләүләре турында бер-бер артлы тезеп китәләр:
— Мин савыт-саба юдым.
— Мин сөртеп тордым.
— Ә мин... алар икесе ваткан тәлинкәләрнең... ватыкларын җыйдым.
Озак уйнады
— Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.
— Алары кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.
Яңа укучы
Класска яңа укучы килә.
— Кем белән утырырга телисең? — дип сорый аңардан укытучы.
— Миңа кем булса да ярый, тик язуы гына хатасыз һәм мин танырлык булсын!