Ришат Төхвәтуллиннан котлау язмасы!
– Һәр укучы өчен чыгарылыш кичәсе – бик мөһим дә, үзенчәлекле дә вакыйга. Ул - гомер буена истә кала торган көн. Балалар бакчасында да бу көнне көтеп алалар. Быел укучыларны БДИ тапшыру мәсьәләләре генә түгел, чыгарылыш кичәсе кебек гомердә бер генә була торган чараның булу-булмавы да көн кадагы мәсьәләсе булып торды. Укучыларның...
– Һәр укучы өчен чыгарылыш кичәсе – бик мөһим дә, үзенчәлекле дә вакыйга. Ул - гомер буена истә кала торган көн. Балалар бакчасында да бу көнне көтеп алалар. Быел укучыларны БДИ тапшыру мәсьәләләре генә түгел, чыгарылыш кичәсе кебек гомердә бер генә була торган чараның булу-булмавы да көн кадагы мәсьәләсе булып торды. Укучыларның күңелен күтәрергә теләпме, социаль челтәрләрдә котлау язмалары күп басылды. Ришат Төхвәтуллин да шәхси аккаунтында чыгарылыш класс укучыларын котлап видеоязма урнаштырган. Әлеге язманы балалар бакчасындагы чыгарылыш группасы балаларына да юллыйбыз.
«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне онытылмас мәктәп бәйрәме — соңгы кыңгырау белән котлыйм! Сезгә сүнмәс оптимизм, уңышлар һәм үз-үзегезгә ышанычыгыз көчле булуын телим!» дип яза Ришат Төхвәтуллин инстаграм битендә.
rishat_thv шәхси аккаунты