Татарстанда һава торышы
Татарстанда циклон йогынтысында дымлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнлә һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр булачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин, шуның аркасында кисәтү игълан ителде. Көндез һава +14...+19...
Татарстанда циклон йогынтысында дымлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.
Төнлә һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр булачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин, шуның аркасында кисәтү игълан ителде. Көндез һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.