Шарсыман яшен каян барлыкка килә?
Мең еллар уза, фән үсеш ала, кеше табигать феноменнарын ачыкларга өйрәнә. Әмма галимнәр әле дә булса, мәсәлән, электр тогының нәрсә икәнен аңлата алмый. Корылган кисәкчекләрнең хәрәкәте икәнен генә беләбез. Бу хәрәкәтнең ни өчен барлыкка килгәнен бик азлар гына аңлый ала. Өстәвенә, табигать галимнәргә төрле табышмаклар әзерләргә бик «ярата». Һәм шуларның берсе — шарсыман яшен. Бу...
Мең еллар уза, фән үсеш ала, кеше табигать феноменнарын ачыкларга өйрәнә. Әмма галимнәр әле дә булса, мәсәлән, электр тогының нәрсә икәнен аңлата алмый. Корылган кисәкчекләрнең хәрәкәте икәнен генә беләбез. Бу хәрәкәтнең ни өчен барлыкка килгәнен бик азлар гына аңлый ала. Өстәвенә, табигать галимнәргә төрле табышмаклар әзерләргә бик «ярата». Һәм шуларның берсе — шарсыман яшен. Бу хакта facte.ru сайты яза.
Шарсыман яшен каян барлыкка килә?
Фән бу феноменны электр тупланмасы дип аңлата. Гадәттә, ул яктылык сибеп торган шардан гыйбарәт, һавада хәрәкәтсез эленеп тора яки теләсә нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә мөмкин. Шул ук вакытта, бу шар җилгә бөтенләй игътибар итмичә, кеше артыннан бара һәм тулысынча ябык биналарга да керә ала.
1960 елларга кадәр галимнәр утлы шарны уйдырма дип уйлаганнар. Бу феноменны күзәтү фактлары бик күп булган, әмма аны лаборатория җиһазларына терки алмаганнар. Бервакыт лабораториядә яшен шарына охшаш әйбер ясауга ирешкәннәр. Әмма бу нәтиҗәне берни белән дә чагыштыра алмыйлар. Шуңа күрә, лаборатория яшененең чын яшен белән никадәр тәңгәл булуы билгеле түгел.
Әгәр яшен вакытында разряд уты бер секундтан да азрак дәвам итсә, шарсыман яшен берничә минут «яши» ала. Шар кечкенә сәйлән бөртеге кадәр дә, берничә метр зурлыкта да булырга мөмкин. Бу феноменны тасвирлау һәм классификацияләүнең тагын бер проблемасы бар, чөнки барлык дәлилләрне дә галимнәр түгел, ә гади кешеләр ясаган. Тасвирламаларда субъектив тәэсирләр артык күп.
Шарсыман яшеннең югары вольтлы линияләргә тартылуы - алар турында расланган бердәнбер факт булып санала. Ләкин шул ук вакытта алар урамдагы ут чыбыкларына яки троллейбус һәм трамвайлар өчен троллейларга бөтенләй «игътибар» итмәскә дә мөмкин.
Әлеге феноменның кешелек тарихы дәвамында күзәтелүенә дә карамастан, кешеләр аның табигатенә, «холкына» төшенмәгән. Шарсыман яшен нибары 2014 елда гына видеога теркәлә. Аны алдан фаразлап, ясап һәм тикшереп булмый. Шуңа күрә фәннең алга таба үсешенә генә өметләнәсе кала.