Җиңү көненә балаларга шигырьләр
«Минем бабай» (Э.Шәрифуллина) Минем бабам – капитан, Сугышта булып кайткан. Күкрәк тулы орденнар, Медальләр алып кайткан. Безнең илдә һәр бала Уйнап-көлеп йөрсен дип, Хәвеф-хәтәр күрмәсен, Тыныч булып үссен дип, Көрәшкән чакта бабам, Әни Нәкъ минем яшьтә булган, Рәсем ясап, хат язып, Бабама салып торган. Бик күп сугышкан бабам, Дошманны җиңеп...
«Минем бабай» (Э.Шәрифуллина)
Минем бабам – капитан,
Сугышта булып кайткан.
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан.
Безнең илдә һәр бала
Уйнап-көлеп йөрсен дип,
Хәвеф-хәтәр күрмәсен,
Тыныч булып үссен дип,
Көрәшкән чакта бабам,
Әни
Нәкъ минем яшьтә булган,
Рәсем ясап, хат язып,
Бабама салып торган.
Бик күп сугышкан бабам,
Дошманны җиңеп кайткан.
Үзе белән ул безгә
Тынычлык алып кайткан!
«Тынычлыкның туган көне» (Р.Миңнуллин)
Минем бабай орденнарын,
Медальләрен такты бүген.
Ялт-йолт итеп тора алар –
Шуңа күрә якты бүген!
Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча атлый бабам.
Бабам белән, җитәкләшеп,
Мин парадка бүген барам.
Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә, атлый ул да.
«Син – батыр!» – дим мин бабама,
«Син – батыр!» – дип мактый ул да.
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!
Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.
Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек булыр идем…
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә бүген илем!
«Кирәкми безгә сугыш »(Ә.Исхак) (кыскартып бирелә)
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
«Булмасын» (Ш.Маннур)
Минем әти капитан,
Германиядән кайткан.
Утлар, суларны кичкән,
Берлинга барып җиткән.
Минем дәү кызым, дигән,
Тыныч укысын, дигән,
Аның дус кызлары да
Шундый ук булсын, дигән.
Ләйлә белән Камилнең,
Сөмбел белән Наилнең
Әтисе дә сугышкан,
Безнең өчен тырышкан.
Алар бергә йөргәннәр,
Бергә-бергә җиңгәннәр.
Инде минем әтием,
Кабат аерылмабыз, ди.
Үзебез исән чакта,
Сугыш булдырмабыз, ди.
Әллә кайда, еракта,
Комсызлар торган якта –
Тагын телиләр, имеш,
Булсын дип сугыш, үлеш.
Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!
«Бабамның медальләре» (С.Шакир)
Бабамның медальләре күп,
Яңа костюмы тулы.
Тик бабамның – разведчикның
Терсәктән юк сул кулы.
Батырлыгы өчен аңа
Унлап медаль биргәннәр.
Алар шул куркак булмаган,
Разведкага йөргәннәр!
Немецлар тылына кереп,
«Тел» алып кайткан чакта,
Бомбалар шартлап ярылган
Туктаусыз алда, артта.
Менә шунда яраланган
Бабамның сыңар кулы.
Таза чакта ничә тапкыр
Айкаган немец тылын.
Ерак илләрдә булган ул,
Бик күп шәһәрләр алган!
Яңа батырлыклар эшләп,
Медальләр тага барган.
Мин сокланып карыйм аңа,
Баһадир безнең бабай!
Әмма үзе бик аз сүзле,
Мактанмый бер дә алай.
«Батыр hөнәр» (Вәсимә Хәйруллина)
Батыр hөнәр бар җирдә –
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине – hәркемне
Дошманнардан яклаучы.
Генералмы, майормы,
Капитанмы йә сержант –
Барсының да исеме
Дөнья бер ул – солдат.
Ватанны саклаучылар
Аямыйлар үз-үзен:
Беләкле, йөрәклеләр,
Ихтыярлы hәм түзем.
Саклап Ватанны, безне
Хәтәр сугыш утыннан,
Батыр hөнәр иясе
Китә туган йортыннан.
«Безгә тынычлык кирәк» (Әхмәт Ерикәй)
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк,
Яшел бакча төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк.
Тормышны, җирне ярату-
Безнең беренче теләк,
Зур заводлар салу өчен,
Безгә тынычлык кирәк.