Һава торышы үзгәрә
Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көнбатышка күчүчән. Бүген төнлә Казанда -2-4 градус булачак, республикада -2 белән -7 градус арасында тирбәләчәк. Синоптиклар 26-нчы март көндез Татарстан башкаласында +7-9 градус җылылык булачак дип җиткерә, республика буенча +4 градустан +9 градуска...
Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көнбатышка күчүчән.
Бүген төнлә Казанда -2-4 градус булачак, республикада -2 белән -7 градус арасында тирбәләчәк. Синоптиклар 26-нчы март көндез Татарстан башкаласында +7-9 градус җылылык булачак дип җиткерә, республика буенча +4 градустан +9 градуска кадәр булачак.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булдырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Чыганак: kzn.ru