Әти-әниләр өчен киңәшләр
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез. 2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак. 3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз,...
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак.
3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнкибаланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
4. Бала – Аллаһ биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү – сезнең эшегез.
Фото: pixabay.com