Өч бала — Ралинә, Аяз, Ризван әнисез калды.
«Риваять» дини-этник төркем солисты Руслан Габитов гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның тормыш иптәше Луиза вафат. Луизаның йөрәге төнлә йоклаганда тибүдән туктаган. Өч бала — Ралинә, Аяз, Ризван әнисез калды. «Русланга һәм балаларына, аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез», — дип җиткерә авыр хәбәрне «Тәртип» радиосы үзенең инстаграм аккаунтында. «Русланның балаларына матди...
«Риваять» дини-этник төркем солисты Руслан Габитов гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның тормыш иптәше Луиза вафат.
Луизаның йөрәге төнлә йоклаганда тибүдән туктаган.
Өч бала — Ралинә, Аяз, Ризван әнисез калды.
«Русланга һәм балаларына, аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез», — дип җиткерә авыр хәбәрне «Тәртип» радиосы үзенең инстаграм аккаунтында.
«Русланның балаларына матди яктан ярдәм итик.
Кайсыбыз күпме булдыра ала, шулай. Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын!
Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган», — диелгән «Тәртип» радиосы хәбәрендә.
Луиза Габитова бик матур моңлы тавышлы җырчы да иде. Аның җырларын сагынып тыңларга гына кала. Инстаграмдагы аккаунтыннан аңлашылганча, Луиза соңгы арада тырнак ясау мастеры булып эшләгән.
Интернетта Габитовларның бергәләп башкарган "Гаилә җыры" сакланган.
intertat.tatar