ИБРАҺИМ БИЕКТАУЛЫ
Балалар өчен шигырьләр
КӘҖӘЛӘР
Елганың уртасында –
Ямь-яшел бер утрау:
Кәҗәләргә татлы азык –
таллар үсеп утыра.
Елга ярында – комда
тезелеп ята көймәләр...
Иртүк торып, кәҗәләр
Көн дә шунда киләләр.
Кәҗәләр тәртиплеләр –
Сабыр итә беләләр,
Утрауга чыгарга –
көймәчене көтәләр...
ӘТӘЧ
Күлмәге – аллы-гөлле.
Башында – кызыл чугы,
Кәттә басып йөри ул –
Тавыклар горурлыгы.
Безнең әтәч – музыкант,
Көн дә быргы уйната,
Иртән бөтенесен дә
Йокысыннан уята…
АТА КАЗ
Урамда үсә чирәм –
ямь-яшел матур келәм.
Әнә, шушы келәмдә
йөри казлар – зур гаилә.
Күп бәпкә-бәбиләре,
Арада әниләре –
болары – тәтиләре...
Бик усал әтиләре.
Карап тора Ата каз.
Башын биек күтәргән.
Инде мәктәп янына
Ничек кенә үтәргә?
Әллә кайдан таный ул,
мине күрсә, талый ул.
Тик аңламыйм: ни өчен
Мине дошман саный ул?!.
ҮРМӘКҮЧ
Үрмәкүч җеп урый
Матурлап, пөхтәләп:
Бер төшә аскарак,
Бер менә өскәрәк,
Бер китә сулгарак,
бер килә уңгарак...
Ятмәгә әйләнә
Бу эше соңгарак.
Ә ятьмә – бик нечкә,
бик яхшы җайланма
Үрмәкүчкә азыкка –
чебеннәр ауларга...