Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июня 2024 11:47

МӘЧЕ НИГӘ «МИЯУ!» ДИ?!

Әлфия Ситдыйкова

Әминә йорт хайваннарын бик ярата. Тик күпме генә сорасалар да, өйдәгеләр аңа мәче алмыйлар. Туган көне җиткәндә әтисе өйгә озын мыеклы, аклы-каралы төстәге йомшак уенчык күтәреп кайтты. Яшел төймәдәй ялтырап торган түм-түгәрәк күзләре, тырпаеп торган мыеклары, йонлач коерыгы белән күңелне җәлеп итүче мәчене Әминә бик ошатты. Җитмәсә коерыгынан тартсаң, бөтен өйгә ишетелерлек итеп мияулый башлый:
 – М-и-и-я-я-у-у! М-и-и-я-я-у-у! Мияу!
Әминә дә аңа кушыла, кулы белән тотып, уенчык мәчене  кунакка килгән әбисенең аякларына янында сикерткәли:
 – М-и-и-я-я-у-у! Мияу! Мияу!
Хәмдия карчык та оныгының күңеле булсын дип, гаҗәпләнгән була:
 – Күрсәнә, монда песи килгән икән! Берәү генә дә түгел.
Бала уйнаудан туймас. Әминә тагын да ныграк наянланып, тагын да чаярак тавыш белән шаяртуын дәвам итә:
 – Мияу! М-и-и-я-я-у-у! Мияу!
 – Абау, кызым, песиең бигрәк усал икән.
 – Ых-ы!
 – Абау,  кем бу шулай усаллана?!
 – Мияу шулай итә?
 – Кит инде, алай кычкырмый бит ул. Бигрәк явызлана. Мине тешләп алмаса ярый инде?
 – Ых-ху! Ых-ху!
Әби тагын да курыкканрак кыяфәт чыгарып, күзенең кырые белән генә оныгын күзәтә-күзәтә үзалдына сөйләнә:
 – Мин бит куркам, елыйм бит хәзер. Әби еласынмы? Болай куркытсагыз кайтып китәм мин! – дип, еламсырап, киемнәрен җыя башлаган булып кылана.
Әминә шунда ук шаярудан туктап, әбисен кочаклап ала. Нәни куллары белән битләреннән сыйпап, ал бәрхет ирене белән үбеп тә ала. Хәйләкәр!..
 – Китмә, әбекәй! Коймак пешер! Коймак ашыйсым килә.
– Тыңламыйсың бит.
– Тыңлыйм, әйдә, кухняга!
Әминә йомшак уенчыгын тоткан килеш әбисенең кулыннан җитәкләп, ашау бүлмәсенә юнәлә. Мәче булып мияулый.
 – Мияу! Мияу!
 – Кызым, мәче нигә мияулый? Нәрсә сорый ул?
Әминә йөгереп кенә икенче бүлмәдән уенчык тәлинкәсен алып килде дә, идәнгә куйды.
 – Сөт! Аның сөт эчәсе килгән. Сөт бир, әбекәй!
Кызчыкның күңеле булсын дип, Хәмдия карчык иелеп тәлинкәгә сөт салды. Аннары оныгына күтәрелеп карады да: «Син дә эчәсеңме, кызым?!» – дип сорады. Әминә иреннәрен ялап, өстәлдә торган чынаякны әбисенә сузды.
 – Мин дә сөт эчәм! Ул файдалы, әйеме, әбекәй!
Дөрес әйтәсең, бәбекәем! Сөт эчкән кешенең тешләре дә, сөякләре дә нык була. Тиз дә үсә. Әйдә, сине дә, песиеңне дә сыйлыйм әле. Менә, мәченең дә нигә мияулаганын белдең инде. Аның да тизрәк үсәсе килә. Үсә-үсә әле бик күп серләр ачарсың, кызым. Сәламәт кенә бул! Ә мин сине үзем белгәннәр белән таныштырырмын.