"Салават күпере" журналына ничек язылып була?
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн балаларыбызның никадәр кадерле булуларын, нәрсәләргә мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат искәртә. «Салават күпере» − балаларны тагын да бәхетлерәк итүнең матур бер ысулы. Чөнки журналда балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары чагыла. «Салават күпере» журналына һәр айдан язылып була. Бүгенге көндә 2016 елның...
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн балаларыбызның никадәр кадерле булуларын, нәрсәләргә мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат искәртә. «Салават күпере» − балаларны тагын да бәхетлерәк итүнең матур бер ысулы. Чөнки журналда балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары чагыла.
«Салават күпере» журналына һәр айдан язылып була. Бүгенге көндә 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Димәк, нибары 261 сумга сезнең нәниегез 6 ай буе (июль-декабрь) уенчыклы «Салават күпере»н алып шатланачак.
Безнең журналга язылуның берничә ысулы бар:
- Россиянең һәм Татарстанның барлык почта бүлекләрендә. Моның өчен сезгә иң якын почта бүлегенә барып, квитанция тутырырга кирәк (биредә басманың исемен − «Салават купере», индексын – П2339, ничә айга язылуыгызны, төгәл индекс, адрес һәм исем-фамилиягезне язу сорала). Әлеге ысул Татарстанда яшәүчеләргә кагыла. Ә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр «Роспечать» каталогы аша 73953 индексы белән яздыра ала. Шулай итеп, яраткан «Салават күпере» сез күрсәткән почта әрҗәсенә килеп торачак.
- www.uslugi.tatarstan.ruпорталы аша электрон язылу. Шәхси кабинетыгызга язылу теркәлгән дигән хәбәр килә һәм сез билгеләгән вакыттан журнал өегезгә килеп җитәчәк.
- pdf-форматында киләчәк.
- Казан шәһәрендәге балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары өчен альтернатив ысул. Журналны ай саен үзебез арзанрак бәягә китереп бирәбез! Моның өчен укытучы яки тәрбияче (843) 519-45-89 номеры буенча редакциягә шалтыратып хәбәр бирү кирәк.
Фотода Азнакайдан Мәликә Хәкимова һәм Эльдан Сәхретдиновлар, 2 яшь.