Зөлфәт Зиннуров: «Өченче «эш» көне тәмам. Бүген 4 сәгать узгач алдым»
Җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуровлар гаиләсендә ике кыз үсә. Олы кызы Зәлия, кечкенәсе – Зифа. Инстаграм битендә кызлар турында бик күп белергә, күрергә мөмкин. Әтисе кызлары белән төшкән постларны хэштеглар белән тамгалый. Гадәттә, #тәтәлкә һәм #авторитет хэштеглары белән олы кызын, #күкәмәч хэштегы - Зифага багышланган постка куела. Бу көннәрдә...
Җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуровлар гаиләсендә ике кыз үсә. Олы кызы Зәлия, кечкенәсе – Зифа. Инстаграм битендә кызлар турында бик күп белергә, күрергә мөмкин. Әтисе кызлары белән төшкән постларны хэштеглар белән тамгалый. Гадәттә, #тәтәлкә һәм #авторитет хэштеглары белән олы кызын, #күкәмәч хэштегы - Зифага багышланган постка куела. Бу көннәрдә өч яшьлек Зифа балалар бакчасына йөри башлаган, күрәсең. Инста тасмасында «3 нче «эш» көне тәмам. Бүген 4 сәгать узгач алдым. Ошата үзе, иртәгә дә барам ди. Аллага шөкер» - дип яза Зөлфәт Зиннуров.
«Безнен кызыбыз шулай 2~3 сәгатькә калдырып өйрәнде, 1 көн дә җыкламады садикта обедта ала идек, җылаганга»
«Иии молодец. Мондый әтине ничек кызы яратмасын инде. Кызларың бәхетле Зөлфәт балакай синең» (Текст үзгәртелмәде) дип матур теләкләрен теләгән җырчының әбүнәчеләре.
Фото: @zulfat_zinnurov
Г.Ярмиева