Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 ноября 2025 11:48

Әнигә бүләк

Энҗе Шаһиева

Әниләр көне җитә дип
Искә төшердем беркөн.
Ниләр генә бүләк итим?
Уйладым мин көн дә төн.

Идәннәрне юыйм микән?
Бу инде сюрприз түгел.
Чын шатлык бүләк итәрдәй
Бер фикер көтә күңел.

Нәрсә эшли беләм әле?
Уйлачы тизрәк,  башым!
Иң яхшы эшли белгәнгә
Ясарга булдым басым.

Алдым ручка,  дәфтәрләрне,
Гуашьны тезеп куйдым
Шишкин илһамнары хәтта
Килгәндәй кебек булдым.

Ясап куйдым диңгез ярын,
Кояш яхшы кыздыра!
Диңгез суы шундый рәхәт,
Керәсе килеп тора.

Янда,  матур агачларда,
Җиләк-җимешләр үсә.
"Чып-чын җәннәт бакчасы бу!"-
Дияр берәрсе күрсә.

Карадым да рәсемемә,
Шундый кәнәгать калдым.
Менә дигән  бүләкне бит
Мин үзем ясый алдым.

Шушы бүләгемне тотып
Әни янына килдем.
Яратам сине,  әнием,
Кадерлем минем, - дидем.

Күзләре шулчак балкыды,
Яшьләнеп хәтта китте.
Кочаклап мине алды да
«Балакаем син»- диде.

Теләгемә ирештем бит,
Шаккатырдым әнине,
-Сөенечен күп булсын! – дип,
-Тормышың гөрләп торсын! - дип
Үбеп алдым әнине.